Ифтарда «Зөләйха» фильмы hәм танышулар

Рамазан аенда Казандагы “Шәрык” клубы узган елдагыча “Ифтар-марафон” кебек кызыклы һәм саваплы акция оештыра. Һәр көнне клуб эчендәге «Атнакич», «Кызлар җомгасы», «Ифтар-кино», «Университет», «Миллият», "«Танышу» кебек проектлар ифтар оештыра. Әйтик беренче ифтар җомга көнне узган. Аңа кызлар гына чакырылган.Анда Halalpages.ru сайты бeлән очрашу узган.

Ә шимбә көнне исә «Ифтар-кино»да "Өч аяклы ат«ны елый-елый караганнар. Фильм 1948 елгы вакыйгаларны үз эченә ала. Дөресрәге, әлеге картина халык язмышы, нәкъ менә өч аякта басып калган ат хәлендәге милләт язмышы турында.

Киләсе шимбә — 29 август көнне исә «Зөләйха» фильмын карыйлар. «Рамай» студиясе әлеге фильмны Г.Исхакыйның чал тарихның тетрәндергеч вакыйгаларын үз эченә алган «Зөләйха» драмасы буенча төшергән. Сәгать ярым баручы бу фильмда Казанның барлык рус һәм татар театрларыннан да диярлек артистлар катнашкан. Төп рольләрне Илсөя Төхфәтуллина, Шәүкәт Биктимеров, Гафур Каюмов, Азат Зарипов, Вера Минкина, Рамил Төхфәтуллин башкара.

Ифтарларга „кулга куп итеп ашарга яки компенсация тотып килегез“ дип яза oeштыручылар. Башка оешма, шәхесләр, матбугат чаралары яки web-проектларда да ифтар мәҗлесен үткәрү идеясы туса, алар +79503179116, +79518961109, +79510625586, +79270386009 телефоннары белән элемтәгә чыга ала. Ифтар ясау кыйммәткә төшми бит. Иң мөһиме – изге теләк.

2717
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.