Кил, ифтарга!!!

Казандагы “Шәрык” клубы (К. Маркс, 41) сезне ифтарлар ясарга чакыра. Рамазан аенда бу кызыклы һәм саваплы вә тыйнак акцияне Сез клубка килеп яки башка җирдә оештырышып яклый аласыз. Ким дигәндә, кулга икмәк яки башка ризык алып авыз ачырга килегез! Ок?

Әлеге акция кысаларында «Шәрык»нең үзендә көн саен ифтар кичәләре үтәчәк. Һәр көнне клуб эчендәге «Атнакич», «Кызлар җомгасы», «Аулак өй», «Университет», «Миллият» кебек проектлар ифтар оештыра. Әйтик, беренче ифтар җомга көнне узачак. Аңа кызлар гына чакырулы. Чөнки ифтарны мөселман кызлары оештыра. Анда Halalpages.ru сайты белән очрашу узачак.

Ифтар мәҗлесен үткәрү яки катнашу идеясы туса, +79503179116, +79518961109, +79510625586, +79270386009 телефоннары белән элемтәгә чыга аласыз. Ифтар ясау яки анда катнашу кыйммәткә төшми бит. Иң мөһиме – изге теләк.

1863
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.