"Елмай казан"

Изображение       30 июнь көнне «Шәрык» клубында беренче тапкыр асфальтка рәсем ясау кичәсе булды. Кызлар һәм егетләр бергәләшеп Шәрык клубы урнашкан бина каршында, асфальтка ирекле формада рәсемнәр төшереп, алар турында кыска гына мәгълүмәт бирделәр. Кояш рәсеме, МикиМаус, Чәчкә, Гарәп әлифбасында язулар, истәлек өчен исемнәрне язып гөҗ килделәр. Аннан соң Бинага кереп тәмләп чәй эчеп, ирекле аралашу, тарихи темалар, шәхси проблемалар һәм дә дин турында да сөйләшуләр булды. Килгән яшләр саны ул хәтле күп булмаса да, беренче тапкыр килүче Балык бистәсе егете Ленар да бар иде. Шәрык клубы турында беренче фикерләре бик яхшы. Ничек соң «Шәрык» клубында дигән сорауга чын күңелдән «Шәп!!!» дип җавап бирде.

2305
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.