Табигать кочагында таң каршылау (Поход)

Изображение     Исәнмесез. Бер кызыклы хәл турында язмый китә алмыйм.
Дустым шалтыратты, әйдә безнең белән таң каршыларга ди.
Мин гадәттәгечә төпченә башладым инде, кайдә, нәрсә хөрмәтенә дип. Ул әйтте миңа: Менә Шәрык клубы яшләре белән таң атуны күзәтергә барабыз, Кичен китеп икенче көнне иртән генә кайтабыз ди. Анда күбесе бик тә яхшы кешеләр, ышанычлылар.

 

 

     Ярар, икенче көнне, барырга чыктык. Чакырганча Юдино бистәсендә Санаторий- профилакторий янында җыелдык. Кем маршрут белән, кем машина белән килгән иде. Машиналарны санаторий кырында калдырып, Җәяү 15 кеше киттек кем белгән кая. Бардык та бардык, Волга елгасына җиттек. Анда ошаган урынны табып, шунда ял итеп алырга уйладык. Нигәдер шул урын ошап китте дә без шунда гына калу ягын уйладык. Җәймәләрне җәеп, бераз капкалап алганнан соң егетләр утын артыннан китте. Бер 30 минут йөргәннәрдер, әйләнеп килделәр, олы-олы түмәрләр, кипкән ботаклар сөйрәп. Үзләре пычыранып беткәннәр иде, кара корымга батып. ;-)
Көн козу булганлыктан су җылы. Ике дә уйламадылар егетләр, суга кереп киттеләр. Рәхәтләнделәр генә.
     Табигатькә чыгуның шунысы рәхәт аның, анда иркен, саф һава, кошлар сайрауы, бөтен булган борчулар онытыла. Табигатьнең гозурына текәлеп ниндидер бер икенче дөньяга эләккән кебек тоела.
Сикер, йөгер, тәгәрә. Барысы да булырга мөмкин, иркен бит, казаннан читтә, тыныч, кырыңда яхшы иң якын ышанычлы дуслар.
Караңгы төшкәнче комда туп белән төрле уеннар уйнадык, Ә төнлә инде учак каршында тезелешеп утырдык та логик, тренинг формасындагы бик кызыклы уеннар уйнадык, серләштек… Мин анда булуыма бик шатмын, чөнке хәмер эчемлекләрсез генә дә татар яшьләре актив ял итә беләләр икән. Бигрәк тә кызлар өчен аек егетләр янында күпкә тынычырак тоталар, егетләр ышанычлырак булалар.
Шулай итеп озак та утырмадык, көн яктыра башлады, аннары тагын туп белән уеннар уйный башладык, тагын әллә нинди башка төрле уеннар, мәсьәлән: баганалы уены (калганнарын хәтерләмим). Миңа бик тә ошады, бик тә кызыклы иде уеннары. Бик тә рәхмәт әйтәсе килә уеннарны оештыручы Рамайга, Шамильгә.
Кояш чыга башлаган моментта фотосессия оештырдык, бөтенебез бергә дә, аерым гына да фотога төшеп чыктык. Иртән таң аткандагы кояшның матурлыгын күрсәгез иде, аны күп кенә кешеләр күргәннәре дә юк бит.
Кояш чыкканнан соң, бераз тагын күңел ачканнан соң кайтыр юлга чыктык, Сәгать 8:00 тирәсендә мин өйдә идем инде.
      Хисләр? Хич онытылмаслык, әлдә сөенәм барганыма!!!

Фотолар: vkontakte.ru/album-4281707_94045499

 

2846
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.