Тарих --- югалту

“Шәрык” клубының һәр сишәмбесендә “Фикер” проекты эшләп килә. Әле күптән түгел генә торгызылган “Азатлык” яшьләр берләмәсе белән берлектә уздырылучы бу кичәләр, нигездә, сәяси һәм тарихи, милли темаларга багышлана. Бер көнне “Фикер” кичәләрен оештыручы Наилдән смс килде. “Татарның җир астында яшерелгән тарихы”н ачабыз, танылган археолог, галим, Казанның 1000 еллыгын раслаучыларның берсе Айрат Ситдиков килә, дигән. Бик кызыксынып, дуслар белән җыелып киттек “Шәрык”ка. Кичебез файдалы үтте, үзебезгә күп яңалыклар ачтык. Әйтик, кешенең балчыкта калдырган кул һәм башка эзләре пластинка кебек тавышны саклавын һәм аны торгызып булуын мин әле беренче ишеттем! — Археология – фундаменталь фән, берничә буын кешеләр эшләгән ачышлар нәтиҗәсендә генә яңалыкка якынлашабыз. Финанс яктан кыйммәт хезмәт шул, башланган проектлар да туталып калырга мөмкин. Тик без башка формага күчәргә тырышабыз. Ә ачышлар ел да була, дәрәҗәсе генә төрлечә, — дип сөйләде кунагыбыз. Археологик һәйкәл — кешенең яшәү-эшләү дәверендә барлыкка килгән, сакланып калган эзе икән. Ул туры җир, кеше кулланган әһберләр, киемнәр дә булырга мөмкин, ди. Бүген алар җимерелү хәлендә. Мисал өчен, Алексеевскийдан Әлмәткә юл салганда, кешегә әйтмичә җир эшләре үткәрү сәбпле, 12ләп археологик һәйкәл җимерелгән. Алар барысы да Болгар чорына караган икән. — Дәүләт үзенең таләпләрен кискен куярга тиеш. Менә сусаклагычлар белән эш тагын да мөшкелрәк. Татарстан Идел Болгары җирләрендә урнашкан бит. Монда күп һәйкәлләр тупланган. 50нче елларда сусаклагычлар белән эшләр үткәрелә, җир белән 50дән артык археолог эшли. Аларның максаты: су астында кала торган һәйкәлләрне табу. 300гә якын археологик һәйкәл табалар, тик картага төшерергә дә рөхсәт булмый. Җитәкчеләре белән сөйләшкәнем бар: тикшереп, саклап калырга көч тә вакыт та җитми иде безнең, дип сйләде, — ди кунагыбыз. Кама белән Идел, Кама белән Ык тоташкан урыннар көннән-көн су астында кала. Ә бу — кешегә яшәргә уңай мөмкинлекләр, табигый байлыклар булган җир икән. Монда таш гасырдан бирле халык яшәгән, Болгарлылар урнашкан. Тик андагы эзләр хәзер су астында калган һәм тарихи мәгълүмат мәңгегә югалган. — Сусаклагычлар яры киңәюдән туктарга тиеш иде. 60 еллардан алып карасак, бүенге көндә яр 150-200 метрга эчкә күчкән. Су астында калган һәйкәлләр дә югалды. Меңгә якын археологик истәлек бүген җимерелү хәлендә. Күбесе Болгар чорына карый. Аларны торгызып булмый. 60нчы еллардагы һәйкәлләрнең 50% исән бүген. Шуларның 99% өйрәнүсез югалды, -дип көрсенде Айрат Ситдиков. Очрашуда тарих белән кызыксынучылар күп иде, очрашу сорау-җавап рәвешендә дәвам итте. Тарихи эзләр никадәр ераклашса, бәясе шулкадәр арта гына икән. Ачылмаган серләр күп, киләчәккә атлар өчен аларны чишү, югалтуларны кичектерү мөһим. Ә моның өчен акча гына түгел, активистлар, кызыксынучылар, җиргә һәм тарихка чын-чынлап гашыйклар кирәк. Теләп эшләнгән эш кенә нәтиҗәле була, диләр бит.

Сэйлэн

2271
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.