“Кайбер кеше – карикатура!”

Кечкенә чакта газета-журналларда чыккан кызыклы портретларны көлә-көлә караганымны хәтерлим. “Карале, -дим, — мәктәп дәреслегендә матур гына иде бит бу абзый, — монда бигрәк кәмит ясаганнар!” Баксаң, бу күңелле портретлар – карикатураның бер төре – шарж булган икән. Хәзер исә кешегә күз төшерүгә аны бер-ике сызым белән кәгазьгә төшерүчеләргә сокланып, каҗәпләнеп карыйм! Бер көнне шул иҗади процессны үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. “Шәрык” клубының чираттагы пәнҗешәмбе кичәсендә кунакта – “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәре, шаржлар остасы Зөлфәт Хәйруллин иде. — Кайбер кеше үзе карикатура була. Бер карауга күзгә ташлана андыйлар. Беркөнне дә автобуста зур борынлы берәүне күреп, “эх, шаржын ясасаң!”-дип уйлап куйдым, — дип сөйли өстәл түрендәге яңа “Шәрык”чыбыз. Хатын-кызларны ясау кыенрак икән. “Ир-атлар исән булсын, аларны озын борынлы, дәү колаклы, пеләш итеп ясыйсың да, кичерәләр, ә хатын кыздан убырлы карчык ясап карале син! Аларны киресенчә матурлатырга кирәк”,-ди Зөлфәт абый. Көлке кичәсе булды бу көн, берсеннән берсе кәмит “портрет”ларда танылган шәхесләр үзләре бит! “Чаян”ның баш мөхәррире Рәшит Зәкиевтан Сталинны, Данил Салиховтан Гитлерны ясаган шарж остасы. “Мизгел саен йөзе үзгәрә”,-дип Фәнзаман Батталны, кызыклы шәхесләр дип Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Исмәгыйль Шәрәфиев, Мансур Мортазин, Раиф Усмановны да кәгазьгә төшергән ул. Министрлар, дип куркып тормаган, Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Марат Әхмәтов шаржларын да ясаган Зөлфәт абый. Берсенең яфрак чыгарган мыеклары, икенчесенең колак эченнән башын сузган сыерга күз төшкәч тыела алмыйча көлдек. Зөлфәт Хәйруллин Ч.Дарвин теорияләре белән килешми: — Маймылдан кеше чыккан, ди Дарвин. Юк, аннан Шамкай чыккан! – дип, моны үз хезмәтләрен күрсәтеп раслый. Билгеле инде, күз яшьләре чыкканчы тагын көләбез. Бер кичә эчендә “Шәрык” яшьләренә дүрт шарж ясап китәргә дә өлгерде кунагыбыз. Үткен күзе белән “корбан”ына бер күз төшереп ала да, кәгазь битенә җан кертә. Аның күзенә эләктең икән, җиңел генә котылам димә, “Мин шундыймыни?” дип үпкәләп торасы юк, юмор-шаяруны аңлый белергә кирәк. Караган саен елмайта торган рәсемне тагын кайдан табар идең әле? Гаҗәеп сәләтле Зөлфәт абый тыйнак кеше икән. “Үземне рәсем ясарга яратучы дип кенә саныйм. Яшь бала дип хис итәм, нәрсәдер беләм, дип уйламыйм”,-ди ул. Беренче шаржы өчен иясеннән хәйран гына эләксә дә, Зөлфәт абый үз эшен ташламый. Мәктәптә дә көне буе газеталарга рәсем ясый торган була ул. Казанга килгәч, сәнгать студиясендә шөгыльләнә. Үз шаржлары кебек, гөл көлеп яши. Шаян кеше икәненә мәзәк сөйләп көлдергәч янә инандык. Тик шул ук вакытта җитди дә икән әле кунагыбыз. Гармунда уйнап-җырлап, үзе язган шигырьләрне укып күрсәткәч, алкышларга күмдек. Ф.Яруллин шигырьләренә гашыйк кунагыбыз: “Эшкә тотыныр өчен илһам кирәк. Ә ул импульс өстән килә”,-ди… Көлү кешенең гомерен озайта, диләр. Ә шаржлар көлдерә, позитив кәеф өсти, димәк, гомер мизгелләрен дә арттыра. Зөлфәт абый кеше гомерен озайтучы булып чыга түгелме соң? Күп кешеләр портрет урынына, диварга шарж ясатып элә, дигән хәбәр укыдым әле. Елмаеп яшәр өчен менә дигән алым! Димәк, шарж ясатабыз!

Сэйлэн

2203
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.