Ләйлә Дәүләтова. Мастер-класс. Җыр язу.

Шәһәр үзәгендә фатиры да, машинасы да, хәтта ире дә бар дип сөйләүче популярь яшь шагыйрә Ләйлә Дәүләтова түгәрәк бәхеткә ия кебек. Тик иҗади уңышлары өчен ул соңгы арада үзен башкаларга, халкына (гафу итегез пафос өчен) бурычлы итеп хис итә башлаган. Шуңа күрә Ләйлә бераз гына укытучы булып алырга тели.

bulmas.ru/?act=news&id=215
vkontakte.ru/groups.php?act=s&gid=4281707
shariq.ru/

“Шәрык” клубында “Остаханә” проектын ачкан егетләр аны дәрес бирергә чакырган. 19 февраль көнне кич белән Ләйлә Дәүләтова хыялый һәм шигъри күңелле яшьләргә иҗади серләрен ачачак.
“Кайчандыр үзем дә шул клубка йөргән оялчан гына бер хыялый кыз идем”, ди ул. Килегез, керү ирекле.

Бу көннәрдә Ләйлә Дәүләтова җырчы Фидан Гафаров белән мәхәббәт турында җыр бәйрәмен әзерли. Әлбәттә шик юк: ул концертлары да аншлаг белән узачак.

2582
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.