Мин татарча бла-бла-бла. . .

ИзображениеМин татарча бла-бла итмим:). Мин татарча бил бөгәм!!! :)



Шулай ук әни уятканчы татарча йокы симертәм:), ашарга булса татарча тыгынам:), аннары татарча чәй эчәм, «вконтакте» аша кызларга татарча сакал тегәм:). Һәр көнне!



Ике айга бер татар дискәтүкләренә барып сыра чөмерәм :(. Кайвакытны татарча соранып өй эшләрен күчерәм дә :), вакыт булганда универга барып кайтам. Укытучыларның дачасында татарча бура күтәрәм :(, комсызларына татарча итеп әтинең акчасын :) төртәм!



Һәм елга бер тапкыр гына мин «Мин татарча сөйләшәм». "Үзебез" түтиләре, шуны бер көн генә түгел, 365 көн ясый алмыйсызмы сон? Үтенеп сорыйм! Минем һәр көнне татарча сөйләшәсем килә бит!



Шулай ук Татар яшьләре форумыннан да көн саен Бауманда теге матур «Чәк-чәк» патины ясауны сорыйм. Көн саен альтернатив татар музыкасы кичәләр ясалсын иде. «Татарлар» дискотекасына да көн саен кызларны йөртергә ризамын. «Кызган таба» да ишектән кусалар, культура учакларына тишектән керсен: көн дә биисе килә. "Үзәк-пати" да беркөнне туктамасын! «Крылья», «Оут-Холл», «Приамида» да көн саен татарча эшләсен иде. Көн саен «Тюлпан-патины» көтәм. «Аншлаг»та Тамаша.ру көн саен эшләсен иде! «Арена»да һәр көнне татарча биик!



Туа башлаган «Азатлык» берлеген дә бла-бладан туктап эшкә чакырам. Урысча белмәүче өч татарны «Шәрык» клубында милли лекцияләр белән газаплаганчы, өч миллионлы Татарстан халкын агартыйк! Казандагы 300 мең йортка, 30 мең подьездка, мәктәпкә, оешмага кереп эш алып барырга чакырам.



Һәм шулай ук, уенын-чынын бергә кушып мин сезне шимбә көнне үз дусларым белән «Аулак өйгә» дәшәм.

 

vkontakte.ru/board.php?act=t&tid=9623326



1. Мин татарча елмаеп киләм!

 

2. Мин татарча аяк салам!

 

3. Мин татарча түбәтәй киям!

 

4. Мин татарча исәнләшәм! Игътибар, мине кочакламаска: татарча бөгелеп билемне авырттырдым:(.

 

5. Мин татарча шаяртам!

 

6. Мин татарча тыңлыйм!

 

7. Мин татарча алкышлыйм!

 

8. Мин татарча чәй ясыйм!

 

9. Мин татарча күңел җылымны бүлешәм!

 

10. Мин татарча җырлыйм!

 

11. Мин татарча танышам!

 

12. Мин якын дусларымны сагынам!

 

13. «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә әзерләнәм.

 

14. Мин татарча табак-савыт җыям.

 

15. Мин татарча саубуллашам.

 

16. Мин татарча итеп бердәнберемне озатам!



Хөрмәт белән: Сезнең ♥ Рамай! Мин мари түгел, мин татар Рамай!

2406
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.