Чит кешенең СМСын уку - чынбарлыкмы яки әкиятме?

Изображение         Соңгы ярты ел эчендә интернет челтәрендә “чтение чужих смс” дигән белдерү-игъланнар тарала башлады. Гадәттә, андый хезмәттән файдалану өчен смс юллау сорала, әмма бер шарт белән – ул смс түләүле. Мәсәлән, шундый сайтларның берсендә 4460 номерына смс юллау өчен 15 сум акча алалар. Чынлыкта да 15 сум микән? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле.

          Моны тикшерү бик гади. Иң элек дүрт урынлы саннарның каян килгәнен ачыкларга кирәк. Моны белү өчен гуглда “смс биллинг” дип язырга кирәк. Смс биллинг хезмәтен күрсәткән компаниялар бик күп хәзер. Шуларның берсе – smsrent.ru. Анда нинди генә төрле хезмәт күрсәтелми. Бирегә кереп теркәлеп чыксаң, син дә үз файдаңа кыска номерларны куллана алачаксың. Синең файдага кулланганда, шул номерга смс җибәргән кешеләрдән килгән акчаның бер өлеше сиңа кала, калган өлеше хезмәт күрсәтүчегә, әле оператор да күпмедер ала.

          Ә хәзер әйдәгез, 4460 номерына смс җибәрүнең бәясен ачыклыйк. smsrent.ru/tariffs/RU/4460 сылтамасы буенча күчсәк, кайсы оператор өчен смс җибәрү күпме торганын күрергә була, анда шулай ук сезнең оператор да булырга мөмкин. Мәсәлән, миңа татинком элемтәсе хезмәт күрсәтә. Мин 4460 номерына смс җибәрсәм, минем 112.48 сум акчамны суырып алачаклар. МТСтан — 258.30 сум. Ә бит белдерүдә бары 15 сум гына дип язылган иде! Башка кыска номерларны күз салыйк. Мәсәлән, 1121 номерына смс җибәрү минем өчен 2.86 сумга төшәчәк.

        Игьтибар итсәгез, чит кешенең смсын уку, яки тагын башка шуңа охшаш хезмәт күрсәтү сайтлары, күпчелек очракта, иң кыйбатлы номерларны куллана. Ә реклама таратканда, бары 5, 10, 15 сум дип кенә әйтәләр. Әлбәттә, моны белмәгән кеше бу сүзләргә алдана. Шулай итеп, моңа охшаш белдерүләргә смс юллаган кешеләр үзләренең алданганын чамалагандыр.

           Тикшерүне дәвам итәбез! “Чтение чужих смс” сайтларының берсен алыйк (сайтка сылтама язмыйм, веб-программистлар HTMLның нәрсә икәнен белә инде). Икенче төрле әйткәндә, сайтның кодына карап нәрсә эшләгәнен абайларга була. Гадәттә, сайтка керү белән анда берәр кешенең номерын язасың. Башта әлеге программа нәрсәдер уйлаган була, ниндидер мәгълүматлар кабул итә. Аннары шул кабул ителгән мәгълүматны карар өчен смс җибәрүне сорый. Ә чынлыкта ул бер нинди дә смс, шалтыратулар турында мәгълүматлар кабул итми. Мәсәлән, дөньяда булмаган номерны язып карагыз, барыбер нәрсәдер йөкли. Бу алдашу түгелме соң инде?

         Чит кешенең СМСын интернет аша уку мөмкин түгел, чөнки смслар интернетта да, провайдерда да сакланмый. Алар бары телефонда гына саклана, без телефондагы СМСны бетерсәк, аны беркайдан да таба алмаячакбыз. Ә чит илдә кайбер операторлар смсларны саклап бара. Имеш, кеше теләгән очракта, үзенең кирәкле смсларын кире кайтара ала. Ләкин Россиядә бер операторда да андый хезмәтләр юк. Башка кешенең телефонындагы смсларын уку мөмкинлеге техник яктан мөмкин күренеш, әмма интернет аша бу берничек тә башкарылмый. Мәсәлән, чит кешенең телефонына махсус ява-программа куелса, ул блютуз аша башка кешегә смсларын күрсәтә алачак. Ә ява-программалар куелмый торган телефоннарның СМСларын уку мөмкин түгел.

         Чит кешенең смсларын укыйсың киләме? Бу бик мөмкин!!! 5 минутка гына аның телефонын сорап тор, 5 минут эчендә аның барлык смсларын укып чыга аласың.

Тимер

+

Элечка

 

4842
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.