Яшьләр интернет-радиосы: “2 ел без сезнең белән!”

Ниһаять, безнең радиобызның сезне шатландырып торуына да 2 ел була! Бу революцион дата! Шул хөрмәттән, Сезне, хөрмәтле тыңлаучыларыбыз, 19 май көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Diskoteka Forum» кысаларында узачак «Яшьләр радиосы — Revolution» татар дискәтүгенә чакырып калабыз! Һәм әлбәттә инде онытмагыз, бу төнне барлык татар яшьләре бездә тусланачак!!

Изображение

Кемнәр соң алар?

1895 нче елда Попов бабай радио уйлап тапкан сыман моннан ике ел элек, ягъни 2008 нче елда, “Яшьләр интернет радиосы” интернет киңлекләренә тәүге авазын сала. Беренче эз салучы булгач, күп кенә киртәләрне урап үтергә туры килә аларга. Әмма дус, тату һәм шат күңелле коллектив гел алга атлады. Шулай итеп, аларга 2 яшь. Зур-зур адым белән Интернет киңлекләрен әкрен булса да, әмма дөрес юл белән яулап баручы дусларыбыздан сорыйсым килә:

— Егетләр, татарча радиолар күп булмаса да, җитәрлек бит. “Татар радиосы”, “Яңа гасыр” конкуренциясеннән курыкмыйча, ничек шулай радио оештырырга булдыгыз?
— Без алар белән ярышмыйбыз. Безнен формат икенче. Яшьләр радиосы — кулланучылар радиосы, ягъни халык радиосы. Аудиториябез – яшьләр. “Гигант” радиолар белән чагыштырганда, үз өстенлегебез дә бар. Аерым бер шаблон буенча эшләмибез, гомумән, яшьләрчә эш тотабыз. Аерым чикләүләр дә юк, мәсәлән, радиода һәркем алып баручы була ала. Эфирга ятышлы тавыш, тон, һәм бер кесә креатив идеяләре генә булсын. Без “гигант” радиолар белән бер юнәлештә түгел, алар коммерциягә корылган, төп керемнәре дә реклама. Ә бездә ул бөтенләй юк. Кемнендер, кайдадыр ашлык сатуы, яки кайдагыдыр күршегә караганда тавыкларынын симез һәм арзанлы булуы безне тынлаучы яшь дусларыбызга кызык түгел.
Музыкада да сайланмыйбыз, башка радиоларда яңгырамаган җырларны куябыз. Безнең максат – тыңлаучыга ярау, яшьләр өчен мәйдан булдыру.

— Ә каян килде соң радио оештыру турындагы фикер?
Шулай дуслар белән җыелып утырган чак. Бер радиостанциягә (исемен әйтмим, әмма татар радиостанциясе иде) смс жибәрдек — дусларга сәлам әйтеп. Һәм тезелешеп утырдык, көтеп моны укыганын… 5 минут узды… 30 минут… кыскасы, ишетмәдек без аны эфирдан. Шунда арадан беребез: “Үзебез ясамыйча булмас радио”, — дип әйтеп куймасынмы… Шул сүз җитә калды, менә бүген инде эфирда булуыбызга 2 ел.

— Яшьләр радиосын кем эшләтә соң? Сер булмаса.
Безнен коллективта татар яшьләренең ин асыллары, иң унганнары жыелган. Һәр кеше үз эшен жиренә житкереп эшли… Бар безнен чын профессональ ди-джеебыз, бар халык белэн эш итә торган кеше… (PR-менеджер). Шулай ук менә дигән программист егетебез эшли… Шулай ук дизайнерыбыз да бар… Шундый радионы эшләтү өчен барысы да кирәк…

— Сез бит хәзер яшьләр арасында шактый билгеле, таныш… Йолдызлык чиренә каршы прививканы кая ясатасыз?
Андый нәрсә әле безнен арага кермәде, кермәс тә дип уйлыйбыз

— Радионың үз сайты да бар бугай...
Әйе, әлбәттә! Зур яңалыкларның берсе булып, махсус сайт эшләтеп җибәрүебез тора. Яшьләр.ру радио эшчәнлеген яктыртып бару өчен кулай мәйдан. Аннан безнең төп максат – яшьләргә аралашыр, дуслашыр өчен мөмкинлек тудыру… Ә сайт белән радио бергәлектә бу эшне яхшы башкара.

— Киләчәккә планнарыгыз нинди соң?
— Ммм… Хәзер интернет бит бар дөньяны баса, ул шулай булырга да тиештер инде… Яңа марка телефоннар чыга тора, интернет тизлеге арта… Киләчәктә безне телефон аша тынлап йореп булачак. Машинада магнитолалар, интернет — приемниклар булачак… Бу хыял))). Ә болай туктамаска инде, куйган планнарга ирешергә, эшләргә, каршыга очраган киртәләрне жиңеп.

— Интернет радио белән генә чикләнмичә, интернет-TV да булдырырга планнар юкмы соң?
Әлбәттә планнар бар, әмма бар серне дә ачып бетерәсе килми бит. Кечкенә генә бер серне әйтеп үтик, тиздән бер зур, радиога һәм интернетка кагылышлы проектыбыз старт алыр. Татар интернетында мондый проект беренчеләрдән булачак.

— 19 май туган көнгә килүчеләрне нинди сюрпризлар көтә?
— Монда килүчеләр өчен бер кочак яхшы кәеф, һәм күп итеп позитив эзерләп кую турында әйтү дә кирәк түгел дер. Программабыз бик шәп, кем әйтмешли, мондый туган көнне тиешле дәрәҗәдә үткәрәсе килә. Танылган җырчылар киләчәк: Альбина, Марат Нурмиев, Саф хислэр + Азат Фазлыев, Libertas, АсылъЯр,DuslaR, Миләүшә Сафина, Ленар Гилязов. Монда элегергә теләүчеләр билет хәстәрен генә карап куясы кала.

Кыскасы, егетләр, шактый кызу һәм күңелле булачак икән)).
Ә мин сезгә киләчәктә дә уңышлар теләп калып саубуллашам!
Тагын бер кат туган көннәр белән.
3754
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.