Татарларны куркыта алмадылар

Изображение

«Рубин» тамашачысын ничья гына канәгатьләндерми хәзер. Башта без Европаның бөек клубларыннан ничек тә булса кечкенәрәк исәп белән җиңелүгә өметлән­дек, аннары «Интер»ны ота алмавыбызга көендек, ә инде хәзер «Барселона»дан өстен чыгуны гадәти хәл буларак кабул итәбез. Ике көн элек Татарстан башкаласында узган очрашудагы уртак исәпнең нинди кыйммәткә ия булуын чын-чынлап аңлау өчен исә матчтан соң «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бәрдыевны күрергә кирәк иде. Үзенең аз сүзле булуы һәм корылыгы белән билгеле төрекмән остаз шатлыктан балкый иде. Димәк, әлеге ничья җиңүгә тиң. Ә испаннар Казанда нибары бер очко алуларына да канәгать калуын яшермәде. «Татарларны куркыта алмадылар», – дип яза бу илнең спорт басмалары.

Казанда яшәүчеләрне берни белән дә гаҗәпләндереп булмый. «Рубин» – «Барселона» матчы алдыннан фәкыйрегез тагын бер кат әнә шуңа инанды. Чемпионнар Лигасы очрашулары бездә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә зур вакыйга. Казанда исә очрашу алдыннан рәхәтләнеп билет сатып алырга мөмкин иде. Баштарак, хәйләкәр егетләр тарихи матчны карау мөмкинлеген бирәчәк кәгазь кисәге өчен 500-1000 сумга артыграк сорасалар, уен башланырга бер сәгать кала ярты бәягә дә риза иделәр. Кыскасы, хоккейдагы керемле «бизнес» футболда барып чыкмады. Аның каравы, Үзәк стадион тирәсендә сәүдә оештырган әбиләр тәүге тапкыр чит ил кунакларына көнбагыш һәм өчпочмак сатып акча эшләде. Чемпионнар Лигасы аларның да хәтерендә уелып калачак.

Типкән саен – куркыныч

Россия һәм Испания арасындагы футбол көндәшлеге «Рубин» – «Барселона» матчы алдыннан ук башланды. Үзәк стадион янындагы манежда Россия парламенты вәкилләре һәм испан командасы ветераннары очрашты. Дмитрий Аленичев (2 туп) һәм Валерий Гладилин керткән туп безнекеләргә җиңү алып килде. Парла­ментчылар командасы өчен Дәүләт Думасы башлыгы Борис Грызлов, Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Александр Жуков һәм Казан мэры Илсур Метшин да чыгыш ясады.

Ә тамашачы «Барселона»ның килүен алты ел көтте. Казан командасының премьер-лигага чыккач, Үзәк стадион янында пәйда булган «Рубин» – «Барселона» – 3:0" дип язылган баннерны искә алмаган кеше калмагандыр. Тагын бер кат искәртү артык булмас. Чөнки «Барселона» чираттагы җиңүен яулау түгел, ә Европадагы абруен саклап калу өчен килде. Испаннар тамашачысын үзлә­рендәге оттыруны очраклы хәл дип тынычландырырга тырышты. Казанда барысы да башкача булачак, янәсе. Әй­тергә кирәк, «Барселона» матчның беренче минутларыннан ук әнә шул планын расларга кереште. Уенның өченче минутында исә Үзәк стадион бер мизгелгә тынлыкка күмелде. Ибраһимович типкән тупның голга әверелүен көттеләр. Әмма туп капканы түгел, ә аның баганасын сайлады. Испаниядәге кебек, бәхет бу юлы дә безгә елмайды. Кунаклар исә тынычланмады. «Рубин»ның нигездә Домингес тарафыннан оештырылган берничә һөҗүмен исәпкә алмаганда, «Барселона» футболчыларының һәр хәрәкәтеннән куркыныч янады. Башка командаларның күбесе мондый басымга чыдый алмас иде. Әмма Корбан Бәрдыев «Барселона»ны энәсеннән җебенә кадәр өйрәнүен тагын бер кат раслады.

Матчның сценарие икенче тайм уртасында гына үзгәрде. Бәрдыев Карадәнизне Бухаровка алыштырды. Баш тренерның әлеге адымы дөрес булып чыкты. Озакламый Чаллы егетенең туп кертү өчен менә дигән ике мөмкинлеге пәйда булды. Бухаров аларның берсеннән дә файдалана алмады, әмма очрашу ахырындагы кискен һөҗүме «Рубин»ның ким дигәндә ничьяга лаек булуын раслады. Монысын да инде очраклы хәл дип бәяләп булмый. Өстенлек «Барселона»да булды, әмма «Рубин» да җиңәргә мөмкин иде.

«Рубин» каты таш булып чыкты

Испан матбугаты әнә шулай дип фикер йөртә. Беренче матчтан соң пәйда булган шау-шулы язмалар белән чагыштырганда, икенче уен хакындагы бәялә­мәләр бик тыныч күренә. Бу юлы инде Бәрдыевның революция ясавы хакында да, аның кулындагы тәсбихнең сихерле булуы турында да язучылар юк.

«Marca» (Испания): «Казан командасы бу юлы да „Барселона“га үз уенын күр­сәтергә ирек бирмәде. Былтыр Чемпионнар Лигасын откан команданың турнирдан төшеп каласы килми икән, киләсе очрашуларда бөтенләй башка уен күрсә­тергә тиеш булачак».

El Munde (Испания): «Рубин» «Барселона»ны стерильләштерде". «Рубин»ның кыйммәтле һәм җиңел киселә торган таш булуы билгеле. Әмма Казанда моны эшләп булмый. «Рубин» таш кебек каты булып чыкты. Казан командасы 75 минут буе үз капкасын саклау белән шөгыльләнде. Ә матч ахырындагы һөҗүмнәре белән җиңүгә дә ирешергә мөмкин иде. «Барселона»ның өстенлеге зур булды, әмма татарларны куркыта алмадылар.

Хәрби тарихчылар Россиягә суык вакытта тыгылырга ярамавын күп тапкырлар кабатлады. Салкын һава Наполеон һәм Гитлер гаскәрләрен юкка чыгарды. Гвардиола егетләренең сәяхәте дә катлаулы булды. Салкын көнне көндәш­ләрнең тыгыз саклану сафларын җимерү катлаулы иде. «Рубин»ның төп эше «Барселона»га уйнарга ирек бирмәүдән гыйбарәт булды. Әмма матчтан соң уен түгел, ә исәп истә кала. Бу очракта исә Бәрдыев һәм аның командасын алкышламый мөмкин түгел".

«РБК» (Россия): «Рубин» тагын бер кат кул чабарга мәҗбүр итте. 0:0 исәбе кайчан уңай эмоцияләр уятканын искә төшерүе дә кыен, әмма хәзер – шундый вакыт. «Рубин» кабат Испания «Барселона»сына каршы үрнәк матч үткәрде".

«Путин чыннан да шалтыратты»

Матчтан соң матбугат очрашуына беренче булып «Барселона»ның баш тренеры Хосеп Гвардиола килде. Аның нәрсә сөйләве генә түгел, ә эшнең ничек оештырылуы да игътибарга лаек. Баш тренер башта испан телендә, аннары каталонча җавап бирде. Бу сораулар башка телгә тәрҗемә ителми. Аңлыйсың килсә – каталонча өйрән. Һәм бу гадәти вакыйга буларак кабул ителә. «Мөмкинлекләребез күп иде, әмма туп капкага керми. Нишләргә тиеш без? – дип аптырады „Барселона“ остазы. – Үзебезнең уеннан канәгать калдым. Безгә бәхет елмаячак әле. Ә „Рубин“га килгәндә, аның төркемнән чыгу өчен мөмкинлеге башкаларныкы белән бер дәрәҗәдә. Казан командасы Чемпионнар Лигасын да отарга мөмкин. Ике матчка гомум нәтиҗә чыгарсак, Бәрдыев мине җиңде».

Казан командасының баш тренеры исә сөенечен яшермәде: аның җитди йөзендә елмаю еш күренде бу кичтә. «Мин бәхетле, – дип сөйләде ул. – „Барселона“га каршы уйнаганда пиджак кына түгел, күлмәк белән дә салкын булмас иде. Бу матчта төп максатыбыз беренче уендагы хаталарны кабатламау булды. Килеп чыкты дип уйлыйм. Безгә көч биргән тамашачыга да рәхмәт әйтәсем килә. Очрашудан соң ук шалтыратып, Владимир Путин котлады. Димәк, ил җитәкчелеге спортка зур игътибар бирә».

Испаниядән килгән журналистлар Бәрдыевка бер генә сорау бирде: «Путин чыннан да шалтыраттымы?». Бәрдыев гаҗәпләнсә дә, аптырап калмады: «Чыннан да шалтыратты».

Бу уеннан соң «Рубин» ике сәгатькә үз төркеменең лидерына әверелде. Казан командасының да, «Барселона»ның да бишәр очкосы бар. Әмма ике очрашуның уңай нәтиҗәсе безнекеләргә өстенлек бирә. Төркемдәге икенче матчта исә уен ахырына кадәр 0:1 исәбе белән оттырып барган «Интер» соңгы дүрт минутта ике туп кертеп, Киевтә «Динамо»ны отты һәм алты очко белән беренче урынга күтәрелде. Шулай итеп, итальяннар лидер, безнекеләр – икенче, испаннар – өченче, ә украиннар дүртенче урында.

Корбан Бәрдыев икенче матч рәттән «Барселона» гына түгел, Испания җыелма командасының төп уенчылары саналган Хави һәм Иньесталарга каршы ничек уйнарга кирәклеген раслады. Гуус Хиддинк, бу уенны карады микән? Белмим. Әмма Рыжиков, Шаронов һәм Бухаров кебек егет­ләрне Россия җыелма командасына чакырмавы өчен рәхмәт аңа. «Рубин»ның ике көннән ЦСКА, аннары «Зенит», Киев «Динамо»сы һәм «Интер»га каршы уйныйсы бар. «Барселона»дан ике матчта дүрт очко алган өчен генә «Рубин»га Россия чемпионатында алтын медаль бирүчеләр юк әлегә.

4067
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.