Блог - <a style="height:16px; line-height:16px; background:url(/components/users/images/male.gif) no-repeat left center; padding-left:18px; " href="http://shariq.ru/users/a1m" class="user_gender_link">-=Рамай=-</a> - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 24
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Осталар клубы → Блог

RSS лента
Блог администраторы: -=Рамай=-
Рубрикалар:
Камыр-комыр (2)
Падишахлар эремчек пирогы, ягъни Королевская ватрушка
+4
Үзеннән үзе, эремчек пирогы, әзерләгәндә Бер авыр эше дә юк. Минем өчен бу рецепт – үзенчә бәхет, чөнки мин катлаулы эш эшләргә яратмыйм, ә тәмлешкәне чәй белән бигрәк тә яратам. Гадәттә Бер пирог 2 көнгә житэ, ләкин бездә 2 тапкыр чәй эчәргә генә житә. Кайнар чагында да, салкын булса да ул бик тәмле ризык.

Әзерләр өчен нәрсә кирәк булачак:

Камыр өчен:

200 г. маргарин, яки ак май (майны башта эз генэ морозильникта тотып алырга кирэк)
½ чэй калагы тоз
1 чэй калагы шикэр
1 чэй калагы сода
2 стакан он

Начинкасы очен:

3-4 йомырка
300-400 г. эремчек
½ стакан шикэр

Ничек эзерлэргэ:

Чыгарабыз 2 тирэн миска. 1-дэ он ясыйбыз, 2-дэ пирог эчен
Камыр очен онны мискэгэ бушатабыз. Шикэр, тоз хэм сода кушабыз. Болгатабыз.
Аннары онга вак кисэклэп киселгэн майны кушабыз хэм он белэн бергэ ышкыйбыз, вак майлы-онлы балчыкка эйлэнгэнче.
Пирог эчтэлеге очен эремчекне мискага салабыз. 2 йомырканы сытабыз, шикэр кушабыз хэм яхшы итеп болгатабыз. Пирог эчтэлеге сыеграк булып чыга, кайгырмагыз, шулай булырга тиеш тэ.
Табаны конбагыш мае белэн яхшылап сылыйбыз, 3 олешнен 2-сен камырга дигэн май балчыгын экерен салабыз табага хэм пирог тобенен формасын ясыйбыз (кайгырмагыз, формасын бик яхшы тота). Пирог эчен шул формага салабыз. Остеннэн бертигез калган май-он балчыгын сибэбез.
Мичне Алдан 200 градуска хэтле кыздырып алырга кирэк, ботен яктан бертигез пешсен очен. Пирогнын тышы алтынча тоскэ кергэн хэтле пешерэбез. Пирог эзер булгач – анна бераз суынырга бирэбез, хэм, вуаля, пирог эзер.

P/S: эремчек эчтэлегенэ бераз гына йозем кушсан да булла.

Тэмле булсын!
Камыр эчендәге алма
0
Быел алма күп булды. Һәр-беребезнең өстәлендө алма бар бүген. Бүген алмадан ясала торган бик тәмле ризык рецепты тәкъдим итәм.

Моның өчен 800 грамм чамасы алма кирәк. Уртача зурлыктагы алмаларның кабыгын һәм төшләрен чистартып, ярты сантиметр калынлыктагы боҗралар кисәргә һәм өстенә 2 аш кашыгы шикәр комы сибәргә кирәк. Камыр түбәндәгечә әзерләнә: 4 йомырка сарысын 2 аш кашыгы шикәр комы белән бутап, шуңа бер чеметем тоз, 50 грамм каймак, 200 грамм он һәм 1 стакан сөт кушабыз. Шуннан сыек кына камыр ясап, күпертелгән йомырка агы өстибез. Алма боҗраларын камырга манып алабыз да, кайнап торган майга салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Камыр эчендәге алманы тәлинкәгә салып, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>