Шигырьләр - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 32
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Шигырьләр

RSS лента
Блог администраторы: Сәлах (блог открыт для всех)
Рубрикалар:
Рубрикасыз (3)
Бер ссылка
+1
http://www.alish.ru/enise_yaxgan_shigyr
Марсель Галиев шигьри юллары
+1

Рух

            Жизнь — сестра моя.

                            Пастернак

Зиратында үскән наратлар күк

саргаймаган шигъри аһәңе,

көзге урман моңсулыгын җиңеп,

килеп керә: «Яшим бит әле!»

Урман шавы дәваланган җанның

кунаклыйсы урыны — биектә...

Тән ул нәрсә! Аны кыйнап була,—

ул бит җирдә, аңа кул җитә.

Артык бәхет шагыйрьне кол итә,—

исбатлаган моны заманнар.

Исем «мәрмәр» булып өлгергәнче

дәвер үтү кирәк һаман да.

Үзе исән чакта үлгәннәр күп —

озак яшәп кыска гомерне;

Хәтер учагыннан кем актарыр

ут суламый калган күмерне?

«Тормыш — сеңлем минем»,— дигән сөеп,

бүлгәләми акны, караны.

Бу дөньяны үлеп яратканнар

бер гомергә сыя аламы?..


Өч мизгел


I

Күпердән ул йөгереп кенә чыкты,

алмалары калды коелып.

Ягымлы таң шундый тыныч иде,

күке тавышлары нинди якын иде..

Тукталмады,

әз санар дип курыкты бугай.


II

Күпердән ул салмак кына чыкты,

саклап кына тотып,

төенчеге тулы язмышын.

Ягымлы көн шундый тыныч иде,

күке тавышлары нинди якын иде..

Тукталды да

әй санады, әй санады, әй санады.


III

Таягы белән киңәшләшеп кенә

күпердән ул бик акырын чыкты.

Ягымлы кич шундый тыныч иде,

күке тавышлары нинди якын иде..

Тукталмады...

Күп санар дип курыкты бугай...
Наглеть итэм хэ!
+2
Нишлэп мин, шагыйрьлеккэ бернинди дэ бэйлэнеше булмаган надан, монда беренче булып язам, э?!
Рифат, кайчан монда хет берничэ уз шигырьлэренне куясын инде?
"Кунелемдэ купме таш кала..." Ээх!..

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>