Хикмәтләр - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 24
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Хикмәтләр

RSS лента
Блог администраторы: GazizBabamOnygy (блог открыт для всех)
Рубрикалар:
Шигырьләр (22)
GazizBabamOnygy - Әлмәт кызы!
0
Әлмәт кызы! Күпме йөзләр арасында
Истә кала торган чалымнарың
Нечкә кара кашың, озын керфекләрең,
горурлыгың - матур толымнарың.
Чибәр!

Әлмәт кызы! Бар сүзләрең энҗе сыман
коеладыр иреннәрең селкенгәндә
Йөзең айдай балкый елмайганда
Түзеп алмыйм шушы сихер бөркелгәндә.
Рәхәт!

Әлмәт кызы! Батыр йөрәкле син.
Тамырда ук көчле терәкле син!
Уйларыңда булсын бары якты фикер
Утта калсаң - туры суга сикер,
Һәм туры йөз, татарларча, АЛГА!
Балтач егете башын ия синең алда.
Рәхмәт!
Билгесез шагыйрь - Авыл киче
+1
Авыл киче...
Һавада яңа сауган сөт исе...
Тәрәзәләргә утлар эленде
Йолдызлы төн төсле...
Кемдер,төн пәрдәсен ачып,учак тергезде.
Рәхәт тынлык.
Пыскыган учак янында
Бе нәрсәгә исе китми шәүлә бии...
Җил гүләвенә кушылып
Төнге җил әкият сөйли.
Йолдыз,янәшәдә атлар утлап йөри..
Дөнья гамен иңнәренә салган бер ХЫЯЛЫЙ
Төнге куктән йолдыз чүпләп йөри.
АВЫЛ йоклый...
Әкияти төн....
Сине бер кем күрми...Рәхәт...
Шушы мизгел өчен Сиңа,авылым,РӘХМӘТ.
GazizBabamOnygy - Уйламаска өйрәндек!
+2
Тормышларны көйләдек
Уйламаска өйрәндек!
Юләр чаклар артта калсын -
Гомер буе чиләндек.

Мәктәпләрдә укыттык,
Заводларда эшләдек,
Кемдер акча суккан чакта
Без тир түгеп көчәндек

Түрәләрдән курыктык,
Формалардан өректек
Кризис заманнары җиткәч
Тиеннәргә беректек

Гомер буе уйладык
Иң мөһиме - дөреслек
Балаларга язып бирдек
Шул турыда дәреслек

Иң кирәге - мәхәббәт,
Иң дөресе - тугрылык.
Һәр җирдә чәчәк атса да
Фәхешлек һәм угрылык

Инде менә көйләндек
Уйламаска өйрәндек!
Кызыксын әле дошманнар:
Бай кызына өйләндек

Эшлибез бик зур эшләр,
Күрәбез матур төшләр
Матур кызлар яннан узса
Ялтырый алтын тешләр

Ал пыяла артына
Ал дөньяга бикләндек.
Йомшак кәнәфигә чумып
Бик озакка төпләндек

Ә сез хаман уйлыйсыз...
Төннәр буе йокысыз
Уйлыйсыз да уйлыйсыз.
Белмим ничек туймыйсыз.
Сез әле дә уйлыйсыз?..
GazizBabamOnygy - Бәхет юлыннан
+2
Чит шәhәрдә, чит доньяда,
Калды бәхет ерак ярда...
Кояш нурларында балкып
Мине куды еракларга...

Чит җирләрдә, чит якларда
Таптым урын кунакларга.
Кунак булдым бер мәл генә
Тырналганчы тырнакларга

Чит урында, чит заманда
Җир читен дә күрдем сыман.
Таба алмыйм бәхет юлын:
Ул сукмакта куе томан.
GazizBabamOnygy - Төн сине алып китәр...
+2
Төннәр буе куе томан күзләремдә.
Күрмим синең тормыш эзләреңне
Яфраклардан тамган чык суыннан
Эзлим синең яшел күзләреңне

Язларымда таптым синең назларыңны
Белмим инде кабат назларсыңмы?
Көзләремдә сагынып һәр көн искә алам
Ә син мине хәтереңә аласыңмы?

Иңсез-төпсез төннәр җылы кочагына
алып татлы тормыш вәгъдә итә...
Тукта! Әлли-бәлли йокла, җаным, Йокла!
Тиле хисләр кайчан да бер бетәр.
Бәлки бу төн сине миннән алып китәр...
GazizBabamOnygy - Язгы шашу
+2
Яз елгасы.
Еракларга
Илтә мине агымсу.
Кай тарафка
Йөзим икән
Йөрәктә кыргый ярсу

Уңга карыйм,
Сулга карыйм.
Күңелдә язгы шашу.
Бәрә торгач
Төрле якка
Кайда җиткерер ташу?

Җитез елга
Туктап тормый.
Вакыт гел алга бара.
Инде хәзер
Яңа ярлар
Тарта үзенә таба.

Вакыт узгач
Төшенермен
Кайсы якны сайларга.
Тик ул чакта
Булмас кебек
Кайтып язгы айларга.
GazizBabamOnygy - Йолдызга мәхәббәт
+1
Син елмайсаң, кинәт дөнья тынып кала.
Үзеңчә тәм табып һәр мизгелдән
Туктый да алмыйсың.

Син бит күпләр өчен күк йолдызы кебек
Ерактагы кояш. Минем өчен
Генә яналмыйсың.

Беләм, сиңа мин тагын бер  курчак кына.
Төннәр буе күзлим күк йөзеннән
Ә син аңламыйсың.

Әллә инде аңласаң да сер бирмичә
Көлеп, сизгер йөрәгемне пычак
Белән яралыйсың.

Зинһар өчен кисмә китек күңелемне!
Тыныч төнне бүлеп, кермә төшкә.
Мин бит түгел таш сын!

Һәр көнемдә бары сине генә көтәм.
Кайчан икән син дә өзелеп-өзелеп
Мине яратырсың?
GazizBabamOnygy - Онытылмас бергә минутлар
+1
Иркәм. Ул көннәрдә рәхәт иде миңа.
Сине беләм диеп уйладым.
Күзләреңнән утлы очкыннарны
Һичкайчан да санап туймадым.
Ә син...

Ә син горур идең, усалларга
Беркайчан да башың имәдең.
Җаның сызласа да юат диеп
Яннарыма елап килмәдең!

Күреп тордым канлы яшьләреңне.
Үзем яндым синең сагышта,
Йөрәк дулкынланып тынны
Кыса иде һәрбер сулышта.

Тик шулай да син бик ерак хәзер.
Белмим, кемнәр назын көтәсең?
Кемнең кочагында эрисеңдер?
Яратам дип кемгә әйтәсең?

Кемгә рәхәт икән синең янда?
Сине беләм диеп уйлыйдыр.
Күзләреңнән утлы очкыннарны
Һичкайчан да санап туймыйдыр.
Ә мин...

Ә мин әйтмим хәзер берәүгә дә
Сөям диеп. Ләкин яратам!
Күңелдәге  язгы хисләремне
Көз җилләре аша таратам.

Синең кояш җылы сипте озак,
Тик каплады кара болытлар.
Синнән берни өмет итмәсәм дә,
Онытылмас бергә минутлар...
GazizBabamOnygy - Сине күреп туя алмыйм
+1
Сине күреп туя алмыйм бер дә!
Карыйм... Күзне алам тик бер мәлгә генә.
Янә карыйм...

Синең сурәт иң кадерле рәсем!
Ярый әле ул бар куен кесәсендә -
Аны барлыйм.

Күзләр офыкларны тишеп кереп,
Йолдыз атылганын сүзсез карап,
сихер чарлый.

Күңел тарта күк гизергә очып.
Булмый... Каһәр төшкән Җир басымы!
Аяк бармый!
GazizBabamOnygy - Ышан!
+1
Миңа карап елмаясың,
Ала алмыйм күзләрем!
Кояш кебек нурлар чәчә,
балкый нурлы йөзләрең!

Сине чынлап белмәсәм дә,
Дөрләп яна йөрәгем!
Синең белән бергә булу
Иң беренче теләгем!

Көннәр буе сине уйлап
Чуала бит башкаем!
Төшләрдә дә сине күреп
Саташа ук башладым!

Кояш кызы, Якты йөзең
Кереп калдың күңелгә.
Хәзер инде сихереңә
Калды бары күнергә.

Сине уйлап җырлар язам,
Сине уйлап моңланам.
Сине уйлап күккә карап
Йолдызларга сокланам.

Ерактагы якты йолдыз
Әйтче аңа, пышылда...
Алларына яктылык сип
Син дә айга кушыл да.

Юллары гел уңып торсын,
Гел яхшылар очрасын,
Хыяллары, өметләре
упкыннарга очмасын.

Онытмасын иде мине.
Әйе, мине уйласын.
Минем хакта уйлаганда
Безнең хакта уйлансын.

Арада чиксез диңгезләр.
Тик шулай да мин беләм:
Барысы да яхшы булыр
Ышана күрче иркәм.

Ышан, алда бик күп якты
Көннәр әле туачак
Ышан, Ярты бәхетебез
Бербөтенгә тулачак

Ышан, Елмаермын сиңа.
Ышан, көлербез бергә!
Ышан миңа насыйп булыр
Кочагыңда эрергә.

Ышан сиңа насыйп булыр
Назларымнан эрергә.
Ышан!
Страницы: 1 2 3

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>