Хикмәтләр - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 23
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Хикмәтләр

RSS лента
Блог администраторы: GazizBabamOnygy (блог открыт для всех)
Рубрикалар:
Шигырьләр (22)
GazizBabamOnygy - Ә мин бары сине күзлим
+1
Ә мин күптән инде бары сине күзлим,
Урам чатларыннан синең күзләреңне эзлим
Төшләремдә бары синең елмаюны күрәм
Син еласаң мин дә елыйм, көлсәң мин дә көләм.

Болай яшәү ярамыйдыр, беләм инде беләм...
Тик бит синсез дөньям гамьсез, ямьне синдә күрәм
Ә син, юньсез, башка белән бүген. Башны иям.
Күзләрдә яшь. Тик барысы яхшы булыр, беләм!
GazizBabamOnygy - Гомер уза
+1
Гомер зая уза.
Тән тиресе туза.
Кемдер акча түләп
Тереклеген суза.

Кемдер эшләп үлә.
Кемдер бөлеп бетә.
Сукканда да сиксән
Тик бер хикмәт көтә.

Кемдер сөйли чынын,
Кемдер сөйли ялган.
Инде тыңлый-тыңлый
Баш миләре арган.

Кемдер йөри атлап,
Кемдә агач аяк.
Ләкин беркемне дә
Язмыш тормый аяп.

Гомер яшәп уза.
Гомер яшнәп уза.
Уза гомер, уза.
Уза гомер, уза.
GazizBabamOnygy - Чын...
+1
Шәкертләрнең арасыннан чын шәкерте
Бит, әлбиттә, шул шәкерттер -
Кайсы һәр көн һич риясыз башкаена
Таптый-таптый белем кертер.

Балыкчылар арасыннан чын балыкчы,
Шиксез, шул дип, әйтә алам -
Кем чиләктә табыш белән кайта өйгә,
Бер дә сөйләп йөрми ялган

Хөнәрчеләр арасыннан иң остасы
Кайсы, - диеп сорасаң син,
Чүлмәкләре көнендә үк сатылучы
Хөнәрчегә төртәмен мин

Игенчеләр арасыннан җир хуҗасы
Кайсы моның,- дисәң әгәр,
Хуҗасы шул - кайсы җирнең кадрен белә,
Тик яткырмый аны әрәм.

Адәмнәрнең арасыннан чын кешене
Эзли китсән, булам әйтмәк:
Ерак китмә, борыл! Бәлки синдер бу зат!
Әгәр булмасаң - бул димәк!
GazizBabamOnygy - ЯШЬЛӘР РАДИОСЫ
0
Гасырлардан моңнар алып,
Бар дөньяга аваз салып,
Шаулый, дәшә , ишетелә
Яшьләр радиосы.

Дөнья шавына бирешми
Татарның чын баласы -
Аның күнелен кутәрә
Яшьләр радиосы.

Дус-туганнар сәләм бирә
Куктән кояш нурын сиб ә
Һәр йорәкне дәртләндерә
Яшьл ә р радиосы.

Дөнья шавына бирешми
Татарның чын баласы -
Аның күнелен кутәрә
Яшьләр радиосы.

Йолдыз сыман ерак балкып
Һә р кунелне ң серен ачып
Тормышларга шатлык ө сти
Яшьл ә р радиосы.

Дөнья шавына бирешми
Татарның чын баласы -
Аның күнелен кутәрә
Яшьләр радиосы.
GazizBabamOnygy - Уян!
+1
Уян, балам! Син бит татар заты!
Сындырылган милләт канаты!
Кичә тарихыңны күмүчеләр
Киләчәккә бүген таш атты!

Таш яудырды, канлы елга акты.
Яңгыр юды канлы эзләрен.
Еллар буе тарих битләреннән
Яшерәләр кырын эшләрен.

Татар җире! Күпме асыл егет
Синең җирне үбеп ант итте,
Алсу канын коеп ятып калды.
Менә чират сиңа да җитте!

Татар синең көтә! Атла алга!
Артта калсын телсез каберләр.
Безнең буын күзли көнбатышны.  
Кайчан алар безне кадерләр?

Уян, балам, бүген синең көнең!
Милләт уты синен кулларда!
Кыйбла тарафына халык белән
Бергә атла олы юллардан!
GazizBabamOnygy - Кем ул Тимер көче?
+1
Кем ул Тимер көче? Бәлки инде
Тимер көче тимер кешедер?
Бәлки авызында бар теше дэ
Төшеп беткән, тимер тешледер?

Бәлки Тимер тимер йөрәкледер?
Тун йөрәкле, каты бәгырьле?
Бәлки киресенчә күкрәгенә
Кадалгандыр тимер әһеле?

Шул пычакны кысып ике куллап
Авыртуын  баса, талпына,
Бәреп тешен тешкә, таулар аша
Сукмак сала хыял хакына!

Күпне күргән кылыч корычыдай
Тутыкмыйча  үткен калырга!
Тимер кебек ташны тишеп кереп
Киләчәктә урын алырга!

Җиз гармундай чыңлап гасыр аша
Тарих шанын кертеп өйләргә,
Йөрәгендә тимер көче йөрткән
Татар халкы данын сөйләргә!
GazizBabamOnygy - Тормыш
+1
Тормыш диләр... Донья кормыш диләр...
Тик нигә сон әле бу тормыш
Җилкәбезгә менеп утыра да,
Алып килә җанга тик сагыш?

Төртеп кертә кара чытырманга,
Чулләр аша җирнең читенә,
Биек тауның текә кыясыннан
Тотып ата упкын төбенә.

Бер эссегә ташлый, бер суыкка
Каршы куя әче жилләргә
Давыллары алып барып ташлый
Күз күрмәгән ерак җирләргә

Купме йөзләр каршы чыга анда
Һәр йөздэ дэ сагыш, котычкыч!
Кузләреннэн канлы яшләр ага
Табалмыйча һичбер юаныч.

Утта яна һәр көн, кулларында
Кисәү йортә әдам баласы.
Алга бара, ләкин артан калмый
Тәкдиренә язган бәләсе.

Тормыш авыр. Авыр гынамы соң?
Тик шулай да якты киләчәк
Ерактагы офыклардан балкып
Безгә татлы омет бирәчәк!
GazizBabamOnygy - Яраланган йөрәк сагышы
0
Икәү бергә йөргән урамнарда
Сөю җырын көйлим тын гына.
Ике тиле гашыйк идек шул без!
Шул гыйшыкнын яндым утында!

Яраланган йөрәк сагышыннан
Шау чәчәккә кумә яз жиле.
Һаман телим бары синең назны
Ә кунелдә мәхәббәт көле...

Ул бит безнен утлы балачактан,
Калган хатирәләр шаукымы -
Синен дуслар минем дуслар иде,
Минекелэр синеке булды.

Бэхет кошын кулыбызга алып
Киттек алга, карап еракка
Көтте анда купме яналыклар
Һәрбер караш безнен тарафка

Күпне күрдек, утка-суга кердек,
Курыкмадык туры бардык без!
Тик котмэдем юллар аерылыр дип -
Арабызга керде явыз сүз.

Нәрсә булды, әйтче мина, иркәм,
Нигэ сагыш тулы кузләрен?
Әйткэн сүзләреннән табып бирче
Тик бер бөртек хаклык эзләрен!

Тынны буып салкын жилләр исә
Сулар айкый вакыт дәрьясын.
Тик исемдә бергә булган чаклар
Ул чакларны юктыр онытасым!
GazizBabamOnygy - Сине күргән көннән бирле
0
Сине күргән көннән бирле
Мин тыныч йоклый алмыйм!
Төшләремдә сине күрәм,
Гел сине генә уйлыйм.

Сине күргән көннән бирле
Юк дөньяда башкалар.
Синдәй чибәр янда чакта
Нигә соң миңа алар?

Сине күргән көннән бирле
Бар белгәнем бары син.
Яннарында булган чакта
Иң бәхетле кеше мин!
GazizBabamOnygy - Соңгы шигырь
+1
Йөрәк әрнеп-әрнеп тибә,
Куңел котә,
Күзләремдә яшләрем дә инде
Кибеп бетә.

Яраларга тозлар төшеп әрни
Яна йөрәк.
Бу сәер сөюем инде хэзер
Кемгә кирәк?

Уйларымда тик син җаным
Төштә дә син,
Синең белән башка ярлар
Әмма ләкин.

Инде гафу! Тик бу сүзләр
Ташка тия.
Җан өшетеп салкыннарың
Бәрә гүя.

Кукрәгемдә минем хисләр бары
Син дип шаша,
Кунелдәге моңсу хисләр чиктән
Тулып аша.
Страницы: 1 2 3

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>