GazizBabamOnygy - Гомер уза - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 13
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

GazizBabamOnygy - Гомер уза

Автор: GazizBabamOnygy
Урнаштырылган: 24-10-2009 в 05:12
Рубрика: Шигырьләр
+1
Голосов: 1
Гомер зая уза.
Тән тиресе туза.
Кемдер акча түләп
Тереклеген суза.

Кемдер эшләп үлә.
Кемдер бөлеп бетә.
Сукканда да сиксән
Тик бер хикмәт көтә.

Кемдер сөйли чынын,
Кемдер сөйли ялган.
Инде тыңлый-тыңлый
Баш миләре арган.

Кемдер йөри атлап,
Кемдә агач аяк.
Ләкин беркемне дә
Язмыш тормый аяп.

Гомер яшәп уза.
Гомер яшнәп уза.
Уза гомер, уза.
Уза гомер, уза.
Арттагы язма | Алдагы язма

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>