Алма бөртеге язмалары - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 15
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Алма бөртеге язмалары

RSS лента
Блог авторы: Бөртек
Рубрикалар:
Оригами-өйрәнчек (7)
Янә тагын бер Электра)
0
Файл "/upload/blog/b6520c2cf9bb3e71088c1f87258e1bee.jpg" не найден!
Электра кусудамасы
0
Минем иң яраткан кусудамам - Электра кусудамасы.Бик матур, геометрик төгәл фигура, ммм, шәәәәп)

Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Кавасаки розасы....
+3
Һәр оригамист Кавасаки розасын ясарга тиеш. Бу теге, агач утыртырга, өй салырга, малай үстерергә дигән сыман)) Кавасаки розасы - классик оригами төре. Әгәр дә син бу розаны ясый алсаң, башкалары чүп кенә тоела ди. Ләкин Кавасаки розасын ясаганчыыы... әлеге вакытта роза белән азапланган кеше буларак, әйтә алам: шактый тырышырга туры килер! Ләкин инде бер өйрәнсәң, онытмалы түгел - кайберәүләр хәтта кәгазь чәчәкләрдән зур-зур букетлар да ясыйлар.

Эхх, кичә матур гына чәчәк булырга тиешле кәгазь битеннән ниндидер тулыксыз шар килеп чыкты  cry  cry cry Ләкин бирешергә исәп юк - килеп чыгар дип өметләнәм. Булгач та, аралаш.ру белән шатлыгымны уртаклашырмын) Ә хәзергә...ммм...инеттан урланган фоткаларын карап кына сокланыйк розаның...

Файл "/upload/blog/0afcc69f482d193e4d2b101efedd1c4c.jpg" не найден!
Сакурадама!!!
+1

          Сакура - япон чиясе. Японнар аны үлеп яраталар, хәтта чия чәчәк аткан чакта махсус бәйрәмен дә үткәрәләр. Сакура чәчәк аткан чакта японнар гаиләләрен, бала-чагаларын төяп табигатькә чыгалар, кәеф-сафа корып утыралар, чия чәчәкләренә сокланып ял итәләр. Әлбәтә инде, сакурага багышлаган кусудама да бар, ул шулай атала да - сакурадама дип, кайвакытта чәчәк кусудама (цветочная). Сакурадаманы ясау әллә ни авыр түгел, ләкин түземлелек таләп итә. Чөнки 60 аерым кәгазь битеннән деталь ясарга туры киләчәчк. Гадәттәгечә, шакмак кәгазь бите кирәк булачак, иң уңае - стикер/постит, ягни кибеттә сатыла торган бумага для записей.

Менә монысы - минекеееее))))

Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.


Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Курлер
+2
Кусудама - аерым модульләрдән җыелган шар турында язган идем инде. Хәзер иң җиңел кусудаманың берсе - курлер турында язмакчы булам ))
    Курлер (curler була инглизчәсе)ясаганда клей кирәк булмаячак. Бу кусудама өчен шакмак кәгазь битләре кирәк. Үзегез кәгазьдән квадрат кисеп мәшәкатьләнәсе килмәсә, стикер/постит кулланырга да була.
     Башта шакмак кәгазь битен алабыз (сүз уңаеннан, квадратның үлчәмнәре теләсә нинди булырга мөмкин. ләкин бөтен квадратлар да бертөсле булырга тиеш. мәсәлән, 5*5 квадрат). Кәгазь битен урталай бөклибез - вертикаль буенча, аннары горизонталь буеча, аннары ике диагонале буенча. Бөгелгән җирен әйбәтләп, четкий сызык калырлык итеп бөгәбез. Аннары рәсемдәгечә эш итәбез (аңлата алмыйм анысын сүз белән))):
Файл "/upload/blog/f386bd52619eeca999a6fbe1457aa0e4.gif" не найден!



Файл "/upload/blog/bbee93922ee75e4c691f46928392187f.gif" не найден!
[
Файл "/upload/blog/823107a8534c02d4c82bc260721f3de6.jpg" не найден!



Дөресен әйткәндә, модульләрне мин схемадагыча ук тоташтырмадым. Иң мөһиме, кирәк санда модульләр ясарга. Ә аларны үзара ничек тоташтырырга икәнен үзең хәл итәсен, төрлечә ясап була)

Болары - минекеләр ))

Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.


Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.


Сүз уңаеннан. Курлер "бөдрәләрен" бөтергәндә, скрепка яки зубочистка куллансагыз була. Мин ручка пастасына әйләндердем, алай да җайлы. Курлер, клейсыз ясалса да, таралмый. формасын яхшы тота, хәтта элеп куерга да була. Балалар өчен менә дигән уенчык, үз кулың белән эшләгән)
Йолдыз ясыйбызмы?
+2
Файл "/upload/blog/59e6c77ef783fc7fb559d33dc9d76c3e.jpg" не найден!

Хммм, оригами...нидән башларга соң? Кәгазьдән йолдызлар ясарга киңәш итәм!
Бу - беренчедән, җиңел, икенчедән, матур, өченчедән - тынычландыра (үзем сынап карадым!).
Мондый йолдызлар ясар өчен махсус кәгазь сатыла, ләкин гади журнал битләре дә ярый.
Иске журнал битеннән киңлеге 1,1 смлы тасмалар кисергә кирәк. Баштан ук әйтәм, кайчы белән кисә күрмәгез, җайсыз! Резак -  кәгазь кисә торган пычак һәм линейка белән кисегез.Менә болай иттереп:
Файл "/upload/blog/aed9ccd443ded12c3eeff2df8b2665de.jpg" не найден!


Алга таба эш тәртибе болай:

1) Кәгазь тасманы алып, элмәк (петелька) ясыйбыз.
2)Кыска булып калган ягын төен ясап бөклибез
3) Төенне кысып бәйлибез. Биш почмаклы тигез фигура килеп чыгарга тиеш.
4) Артып калган "койрыкны" йолдызның кире ягына чыгарып бөклибез.

Файл "/upload/blog/36018124a36ebbfb51171129cdec6cfb.jpg" не найден!


5) Ә хәзер йолдызны кире ягына әйләндерәбез.
6) Әгәр "койрык" озын булып калса, аны бөклибез.
7) "Койрыкны" биш почмаклыкнын эченә яшерәбез.
8-17 Хәзер менә озын тасма белән йолдызны төрәбез. Һәр граньне икешәр тапкыр төрергә кирәк.

Файл "/upload/blog/9056e4b058db7ee134eba2a52355fa70.jpg" не найден!


18) Артып калган өлешен шулай ук яшереп кыстырабыз.
19) Иң мөһим этап!!! Йолдызны ике почмагыннан тотып, тырнак белән аның уртасына басабыз. (Держим пятиугольник двумя пальцами одной руки, а ногтём другой руки надавливаем на одну грань пятиугольника, стараясь попасть в серединку грани. Проделываем то же самое с остальными гранями.)
Файл "/upload/blog/94671996e54388092da5b7b7e6c2f2ad.jpg" не найден!


20) ЙОЛДЫЗ ӘЗЕР! Ура!  dance


Беренче тапкырдан ук йолдызыгыз бик матур килеп чыкмаска да мөмкин, борчылмагыз. Берничә тапкыр эшләп карагач, менә дигән йолдыз килеп чыга!

Ә аннары йолдызлар ясап, аларны берәр үтәкүренмәле савытка салырга һәм өйне бизәргә дә мөмкин. Йолдызны ясау бик җиңел, ләкин кызык )))

Ә болар мин ясаган йолдызлар (бумага для упаковки подарков була бит, рулонлап сатылган? шуннан ясадым):
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.

Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.

Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Нәрсә ул?
+2
ОРИГАМИ

( японча "ори" - бөкләргә, "ками" - кәгазь) - японнарның кәгазьдән хайван, кош, үсемлек, предмет сыннарын ясау сәнгате. Оригами сәнгате кәгазь уйлап табылган Борынгы Кытайда туган дип санала. Ләкин чынлыкта оригаминын кайчан һәм кем тарафыннан уйлап чыгарылганы билгесез. Хәтта оригами кәгазьдән дә өлкәнрәк дигән фикер бар, чөнки беренче оригами тукымадан (драпировка) һәм киемнән дә ясалган.
       Иң башта оригами дини йолаларла кулланылган. Озак вакыт дәвамында бу сәнгать төре белән бары тик югары катлау вәкилләре генә шөгыльләнгән.Бары тик икенче Бөтендөнья сугышыннан соң гына оригами Көнчыгыштан Америкага һәм Европага килеп эләгә һәм анда үзенең җанатарларын таба.
       Классик оригами шакмак кәгазь битеннән кайчы һәм клей кулланмыйча ясала. Хәзерге көндә оригами ясаучылар кайвакыт бу кагыйдәдән тайпылалар.
Файл "/upload/blog/935b89b899a1d7487945301c885c038e.jpg" не найден!

Файл "/upload/blog/32850712c11eb744fee4111f3b97b50d.jpg" не найден!


     Оригами - балалар юанычы да, дизайн элементы да, күп илләрдә бәйрәмчә бизәлеш өлеше дә. Декорация һәм персонажлары кәгазь сыннар булган театрлар да бар. Оригами белән шөгыльләнү балаларның акыл үсеше өчен файдалы. Табиблар оригами баш миенең ике ярымшарын да үстереп, психика ресурсларын тирәнрәк кулланырга булыша дип саный. Баланың кул моторикасы камилләшә, бармак хәрәкәтләре төгәлрәк була (ә бу яңа гына язырга өйрәнүче башлангыч мәктәп балалары өчен мөһим). Матур сын килеп чыксын өчен пөхтәлек, игтибарлылык, җыйнаклык кирәк бит. Аннан кала, оригами хәтер, фикерләү сәләтен үстерә. Бу шөгыльне юкка гына логопедалр кулланмый. Шулай ук оригами психик тайпылышлы кешеләргә дә булыша. smile  
   Оригаминың популяр төрләренең берсе - модульле (җыелма) оригами. Җыелма оригамида фигура аерым өлешләрдән (модульләрдән) җыела. Модульле оригаминың иң еш очрый торган төре - кусудама, күләмле шарсыман фигура.

Файл "/upload/blog/8ada7d85756e43012a4078fa6a8fb488.jpg" не найден!
Файл "/upload/blog/b3e5112f828f5c960b8c8ff15f98ed8f.jpg" не найден!

Файл "/upload/blog/a0437c72c3ac75477d58e4bd5de0e852.jpg" не найден!

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>