Сабах - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 18
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Сабах

RSS лента
Блог авторы: Айдар Шәйхи
Рубрикалар:
Рубрикасыз (1)
Яз шулай килә
0
Кыш...
Озын-озын кичләр, кар-бураннар, җылы өйләр... Ап-ак кар чүлләре, биек "барханнар"... Ак бураннар, ак карлар, ак дөнья...
Аяз ачык төннәр... Алтын йолдызлар, йолдызлыклар, якын вә ерак планеталарның серле җемелдәүләре...
Тик менә март җитә. Табигать еллык бөек инкыйлабка әзерләнә. Ә кыш,  үзенең тиздән куыласын сизеп, үзен күрсәтергә омтыла: март башы булуга карамастан, көчле бураннарын чыгара, вакыт-вакыт нык суыта, җелекләргә үтеп, җилләр исә...
Әмма Яз инде көчен җыя, кояш та аңа ярдәм итә  - җылы нурлары белән карларны эретә.
Юк, Кыш җиңелергә теләми әле. Ул яз белән һаман көрәшә, инде күпме кар эреп, бик җылытса да, кинәт кенә ныклы бураннарын чыгара...
Ләкин Табигатьнең Бөек Канунын беркем дә боза алмый шул... Әкренләп яз ныгая, иркенләп торып баса һәм инде ябыгып ук беткән Кышны куып җибәрә...
Менә шулай гүзәл яз килә, йоклаган табигатьне уята, шифалы һавасы белән бөреләрне оча. Шулай яз кешеләргә шатлык китерә...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>