ТимерБлог - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 13
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

ТимерБлог

RSS лента
Блог авторы: Тимер
Президент котлавы.
0
Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Без бүген гүзәл затларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Хәләл җефетләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз өчен иң назлы, иң ягымлы сүзләр табабыз. Бу бәйрәм шунысы белән үзенчәлекле: аның ни социаль, ни милли, ни дини чикләре юк. Халыкара хатын-кызлар көнендә уңай иҗтимагый эчтәлек бар, ул безнең рухны күтәрә, иҗади хезмәткә илһамландыра.

Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек.

Мәгълүм булганча, хәзерге заманда хатын-кызның роле һәрдаим көчәя бара. Хатын-кызлар мәгариф һәм мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә актив хезмәт куялар. Фән һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Һәм безнең уртак бурычыбыз – аларның алга таба рухи һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү, хатын-кызларның тиз үзгәрүчән тормыш ритмына тулысынча кушылуына шартлар тудыру.

Әмма шул ук вакытта безгә хатын-кызның табигать билгеләгән төп вазыйфасы – нәселне дәвам итү, гаилә учагы булдыру һәм саклау турында һәрвакыт истә тотарга кирәк. “Әни” дигән изге сүз теләсә нинди титуллардан һәм мактаулы исемнәрдән өстенрәк. Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазыйфага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм традицияләребезгә мәхәббәтне ана сөте белән керткән әниләребезгә, балаларыбызга гомер биргән хатыннарыбызга рәхмәтебез чиксез.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу көннәрдә ир-егетләр сезгә бик күп мактау, котлау сүзләре әйтерләр, мәхәббәтләрен белдерерләр. Мин дә аларга кушылып барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

беренче чыганак: president.tatarstan.ru
8 март Әни кешегә
0
Газиз Әнкәй!
Йомшактыр кулларың,
Татлыдыр сүзләрең,,
Жылыдыркарашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!
Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!
Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен.
Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, ______________ туганым,
Котлы булсын донья бәйрәме!
Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык конгэ эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл Кыз туганым,
Котлы булсын язгы бэйрэмен,
Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,
Яшьлек кайта жанга, доньяга.
Умырзая шыта бу мэллэрдэ,
Кар астында чишмэ уяна.
Чиксез бэхет телэп, кызыл талда
Елкылдаша комеш борелэр.
Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,
Алтын куллы сылу сенеллэр!

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Кояш көлмәс,
Корыч эремәс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Кол иткән дә,
гөл иткән дә хатын кыз.
Хатын-кызлар табыннарнын бизэге,
Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.
Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн.
Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.
Хатын-кыз-ул нур чэчкэседэй сабый,
Назлы иркэ, баллардин татлы жаный.
Ул-ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.
Бар гүзәллек аналардан башлана.
Әниемә 8 мартка
+1
Елмайса йөзеңнән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Донья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәгең,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен донья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гөмерләрен.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй куңелемдә
Әнкәемнен сүзләре.
8 март бәйрәме белән!
Хөрмәтле сайт кунаклары
0
Хөрмәтле  сайт кулланучылары,  хатын-кызлар - тормышка ямь өстәүче гүзәл затлар!  Сөекле әниләр, апалар һәм сеңелләр!

Сезне язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйм.  Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне,  дусларым!
ХАлыкара хатын-кызлар көне
+1
Кадерле хатын-кызлар: әниләр, әбиләр һәм апа-сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Тормышыгыз гел уңышлар, бәхетләр, бәрәкәт һәм сәламәтлек белән янәшә барсын.

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>