Президент котлавы. - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 11
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Президент котлавы.

Автор: Тимер
Урнаштырылган: 15-02-2017 в 23:36
Төзәтелде: 1 кадәр (Последний 15-02-2017 в 23:36)
0
Голосов: 0
Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Без бүген гүзәл затларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Хәләл җефетләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз өчен иң назлы, иң ягымлы сүзләр табабыз. Бу бәйрәм шунысы белән үзенчәлекле: аның ни социаль, ни милли, ни дини чикләре юк. Халыкара хатын-кызлар көнендә уңай иҗтимагый эчтәлек бар, ул безнең рухны күтәрә, иҗади хезмәткә илһамландыра.

Сугыш вакытының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек.

Мәгълүм булганча, хәзерге заманда хатын-кызның роле һәрдаим көчәя бара. Хатын-кызлар мәгариф һәм мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә актив хезмәт куялар. Фән һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Һәм безнең уртак бурычыбыз – аларның алга таба рухи һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү, хатын-кызларның тиз үзгәрүчән тормыш ритмына тулысынча кушылуына шартлар тудыру.

Әмма шул ук вакытта безгә хатын-кызның табигать билгеләгән төп вазыйфасы – нәселне дәвам итү, гаилә учагы булдыру һәм саклау турында һәрвакыт истә тотарга кирәк. “Әни” дигән изге сүз теләсә нинди титуллардан һәм мактаулы исемнәрдән өстенрәк. Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазыйфага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм традицияләребезгә мәхәббәтне ана сөте белән керткән әниләребезгә, балаларыбызга гомер биргән хатыннарыбызга рәхмәтебез чиксез.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу көннәрдә ир-егетләр сезгә бик күп мактау, котлау сүзләре әйтерләр, мәхәббәтләрен белдерерләр. Мин дә аларга кушылып барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

беренче чыганак: president.tatarstan.ru
Арттагы язма

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>