"Райян" төркеме фанатлары белән очрашты - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 12
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

"Райян" төркеме фанатлары белән очрашты

21-11-2010 (11:51) - орхидея


Казанда гөрләп эшләп ятучы «Шәрык» клубында кунакта “Райян” төркеме булды. Очрашуда «Болгар иле» клибының каралама варианты да күрсәтелде. Аны төшерүдә «Болгар» хәйрия фонды, видеооператорлар Ринат Әмиров, Аркадий Орешников һәм”Шәрык “клубы активистлары үзләре дә катнашкан.

Азат Адиев белән Вәли Фазлыйәхмәтов дини җырлар җырлый торган “Райян” төркемен оештырып узган елны "Казан егетләре" төркеменнән аерылып чыкканнар. Алар җыр сәнгате, иҗат һәм дин турында, гомумән, яшьләрне ни кызыксындырса, шул турыда да сөйләде.
Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете Азат һәм Башкортстан республикасының Нефтекамски шәһәрендә туган Вәли “Казан егетләре”ндә эшләгәндә үк Ислам динен кабул итеп, эчке дөньябызга туры килерлек җырлар иҗат итә башлаган булуларын әйтте. Җырчылар бүгенге рухи эзләнешләре, гаилә тормышлары турында да бәян итте.
Шунысы кызык «Шәрык” яшьләр клубы мөселманнар өчен кызыклы очрашуларны даими ясап тора, биредә ел саен Рамазан аенда ифтарлар ясала. Шулай ук, килечүләр намазлар укый.Мөселманнар өчен танушылар хезмәте эшли. Ул бушлай хезмәт күрсәтә. Телефон:89503141268. Шулай ук, дүшәмбе көннәрендә вәгаз тыңлыйлар. “Шәрык” клубының һәр чарасы Ходай ризалыгы өчен эшләнә.
 

 

Рейтинг: +1 Тавыш: 1

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>