Уфа - Казан каласы , очып кына барасы - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 17
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Уфа - Казан каласы , очып кына барасы

21-11-2010 (14:44) - орхидея

Уфа шәһәре турында ишеткәч, Салават Юлаев һәйкәле һәм Ләлә-Тюльпан мәчете күз алдына килә. Хәер, алай гынамы соң? Уфа ул хисле шагыйрьләр, моңлы җырчылар, фәлсәфи рәссамнар шәһәре дә. Тик соңгы елларда Казан аларны онытты кебек. Уфадан Казанга кунакка еш килеп торалар, тик Уфа ягына баручылар бик сирәк. Супер тамада Гамил Нур Уфа шәһәренә сәфәргә чакыргач, шикләнмичә риза булдым.

 Уфа юкәләре
Юкә агачлары күп үсә анда. Ул юкәләргә, Фидан Гафаровына мин әнием аша гашыйк идем инде. Быел Казанга Татар яшьләре форумына килгән акыллы, талантлы кунакларны күргәч, анда бару теләге уянган иде. “Тик күп тапкыр игълан итсәк тә, Уфага баручыларны табу авыр. Сүздә барысы да Уфаны ярата, тик сәфәргә Мәскәү, Истанбул, Парижга баруны хубырак күрәләр. Уфадан Казанга атна саен дистә автобус кунакка килеп тора, тик Уфага баручы гына күренми. Беренче тапкыр юлга чыгабыз,”-диде Гамил абый.
 
Җырларда гын ишеткән
Данлыклы шәһәргә алты йөз чакрым чамасы юл узасы икән. Татарстанның Мамадыш, Чаллы, Актаныш кебек ямьле районнарын үткәннән соң, Байсар исемле авылны узгач 102rus номерлы машиналарны күреп, Уфага ерак калмаганны аңладык. Аннары җырларда гын ишеткән Сөн, Сарьяз кебек елгаларны кичтек.  Шәһәргә кергәндә исә Агыйдел күперен чыктык.
 
Уфада чит илдәге кебек
Үзебезне чит илдә кебек хис иттек. Такталарда башкортча язмалар шуны искәртте. Автобусларда да, туталышларда да башкортча язулар тора. Казанда урамда этләр йөрсә, Уфада бөтен җирдә диярлек песиләр йөри иде. Шулай ук башка аермалар да бар. Иң зурысы кешеләре: алар мәрхәмәтле, татарчаны да Казаннан да яхшырак аңлыйлар. Шуны раслап шәһәрдә татарча концертлары даими узып тора. Без килгәндә Камал театры гастрольләре бара иде. Татарча театрны карарга шыгърым тулы заллар килгән.
 
Мөфти мәчете
Иртәнге намазны Җәмигъ мәчетендә укыдык. Бик иске икән инде. Мәчеткә керү белән Болгар тарихына аерым хөрмәтне сиздек. эшләнгән архитектурысына игътибар итек. Анда да песиләр күп йөри иде. Шулай ук, мәчет бакчасында берничә кабер бар. Мөфтиләр, аларның хатыннары күмелгән.
 
Кремле булмаса да
Бик борынгы шәһәр булмаса да, истәлекле җирләрне сакларга тырышалар. Безнең өчен горурлык, үзәк урам - Тукай урамы. Иске, агач йортларда татар сүрәтләре сакланган. Үзәктәге иске таш биналарны җимермичә, пластик белән тышламыйча гына саклап калганнар. Аларда университетлар, музейлар, театрлар урнашкан. Кремльләре булмаса да, шәһәр үзәгендә борыңгылык рухы сакланган.
 
Тукай кунган бинаны җимермәгәннәр
Мәгърифәтче Кифая Фазлетдинова безне Габдулла Тукай берничә сәгать кенә тукталган бина янына алып килде. Уралга дәваланырга барышлый ул йоклап чыккан гади генә бинаны да кадерләп саклыйлар икән. Шунда Казаннан безнең белән килгән галим Раил Имамов: “Ә Казанда Тукай кебек татар зыялылары еллар буе яшәгән “Болгар” кунакханәсен дә җимерделәр”, дип дулап алды.
 
Башкорт рухы саклана
Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театрын күрдек. Бик тә үзенчәлекле яшел төсләр белән сырлап, милли итеп ясалган. Якында салынган заманча зур бина Конгресс-Холл да безнең Минтимер Шәймиев салып калдырган Пирамида, Мираж, Ривьера ише шыксыз тартмаларга ошамаган. Мортаза Рәхимов үзеннән соң калада башкорт стилен калдырган. Шунда ук совет чорыннан калган Салават Юлаев һәйкәле дә күренеп тора. Горур атка атланган батыр Агыйделнең биек ярыннан сикерергә тора. Аның янында Казандагы Хөррият кошы - чүпрәк, ә Әсгать Галимҗанов аты һәйкәле - мескен ишәк кебек кенә күренә. 
 
Ләлә
Дөньяда Ләлә-Тюльпанга охшаган башка мәчет бар микән? Архитектурасы искитмәле. Ике манаралы мәчет, түбәсе кып-кызыл. Ул далада үсүче кызыл чәчәкне хәтерләтә. Мәчеттә мәдрәсә эшләп килә. Эче исә Кол Шәрифнеке кебек чәчәкле плиткалар белән бизәлгән.
 
 
Фәридә Кудашева янында
Исе татар мәчетендәге Фәридә Кудашева кабере венок-тәкыяларга тулган иде. Кудашева һәм ире Бәхти Гайсин каберен карап дога кылдык. Шунда Мостай Кәрим кабере дә урнашкан. Мәчете янында Гуфран мәчете урнашкан. Аны яңадан салганнар. Мәчет картлары, зират каравылчылар барысы да татарча матур сөйләшә. Безне бер бабай зират буенча йөртте. 
 
Казанга очып китәсе килә
Бу иске зиратның югары башында, кыялы тау башында кыйналган, җәберсетлегән мөфти һәм галим Риза Фахретдин кабере тора. Аның яныннан тау астындагы Агыйдел елгасы күренә. Астан Казанга баручы поезд юлы сузыла. Зиратта да үзенне кыядагы бөркет кебек хис итәргә була. Очып китәсе килә. 
 
Хәзинәләр Уфада кала
Юкка түгелдер, Уфадагы кешеләр дә канатлы кебек. Без аралашкан «Хәзинә» яшьләр оешмасы, “Ак калфак” берләшмәсе, Башкортстан татар оешмалары берләшмәсе активистлары татар мәдәниятен яхшы белүләре белән шаккатырды. Чәй эчкәндә гармун, гитара чыгаргач, алар моңлы итеп җырлаулары белән дә хушны алды. Юк, Казанда алай моңлы итеп җырлый белмиләр. Кырысландык, тәкәбберләндек шул без. Мактанчык Татарстанга Башкортстандагы бюджет яки дәүләт күзенә карап тормаучы сынмас, саекмас, илахи татар рух җитми!
 
Рейтинг: +1 Тавыш: 1

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>