«Казан егетләре» 2000 долларга битараф - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 4
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

«Казан егетләре» 2000 долларга битараф

18-03-2011 (00:00) - supertamada

Бурятияда узган «Ак ай» халыкара эстрада жыры бәйгесендә«Казан егетләре» төркеме беренче урынны алып кайткан. Шулай иттереп тагын бер Гран-при алар кулында.

Тувалар да читтә калган

Рәсемдә: "Казан егетләре" хаман да беренче булып кала.

Ярышка җитмешләп җырчы килгән. Монголия, Кытай кебек илләрдән дә башкаручылар булган. 19 җырчы яки төркем финалга узган. Призерлар арасында Монголиядан «Хот-спот», Якутиядан Варвара Ларионова, Бурятиядан Ким Харганаев, Тувадан Саян Дэмбрэл кебекләр дә бар. Тик иң олы бүләк һәм 2000 долларлык «мәгариҗне» Татарстан төркеме яулаган.

Бүләкнең саны юк

Бу беренче бүләкләре түгел. 2000 елда “Кол Шәриф” исемле җыр белән “Гран-при” алдылар, бу Уфада булып узган төрки халыклар фестивале — “Урал моңы”нда булды. Аннан инде 2001 елны “Татар яшьләренең глобаль хөррияте” конкурсында “Иң шәп төркем” исемле номинациядә җиңү яуладылар. “Миләүшә” җыры хитка әйләнгәннән соң, 2002 елда бу җыр өчен “Алтын барс” белән бүләкләнде. Шуның ише "такталар", "олы статуеткалар" аларда тулып ята.

Яңа солист

Концерт-тамашаларда егетләр бик еш күренеп йөрсәләр дә, бу егетләр альбомнарын әллә нигә бер генә чыгара. Төркем 1997 елда оешкан иде. Бу галәмәтне "Казан егетләре"нең директоры Илдар Рәхимов болай аңлата: "Безнең репертуар зур түгел. Гомумән, сан артыннан кумыйбыз. Ничә җыр башкаруыбыз безгә мөһим түгел, иң элек алар сыйфатлы булсын". Шулай ук "Казан егетләре"нең иң кызык парадоксы шунда, төркемдә бер генә Казан егете дә юк. Барысы да башка урыннарда туып үскәннәр. Берничә ел элек төркем составын яңартты һәм аңа яшь солист Айдар Әгъләмов кушылды. Алар хәзер шулай өчесе җырлап, бәйгеләрдә җиңеп йөриләр.

2000 доллар ничек буленәчәк?

Егетләр “Аралаш.ру”га, гонорарлар өчкә бүленә, дип сөйләде. Берсе продюсерга. берсе җырчыларга, берсе үсеш өчен. Колаклар дөрес ишеткән булса, шулай була. Тик 700 доллар фәләнне дә өчкә бүлсәк, бер җырчыга 200 доллардан да азрак чыгачак. Бер дә булмаганда ярый инде, аеруча студент халкы булган Айдар Әгъләмовка. Тик Әгъләмов, миңа бәясе мөхим түгел, миңа аның дәрәҗәсе кадерле, ди. Чынлап та Гран-Прины 100 000 долларга да сатып алып булмый шул. Күз тимәсен! 

Рейтинг: +1 Тавыш: 1

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>