ТӘҢРЕЧЕЛЕК БЕЗНЕҢ ЮЛМЫ? - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 21
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

ТӘҢРЕЧЕЛЕК БЕЗНЕҢ ЮЛМЫ?

08-09-2009 (19:28) - supertamada

Халкыбыз Ислам динен рәсми рәвештә 922 елда кабул иткән дип санала. Әмма, кайбер тарихчылар фикеренчә, әлеге дин Идел Болгарстанында аңарчы ук күпмедер дәрәҗәдә таралган булган. Шуңа күрә, имеш, тәңречелектән мөселман диненә күчү тиз һәм зур корбаннарсыз узган. Бәлки кайберәүләр белеп тә бетермидер, әмма мең елдан артык вакыт үткәч, бүген, тәңречелек яңадан баш калкытып маташа.
 
Борынгы тәңречелек
 
Тәңречелекнең барлыкка килүе халыкның тормышны таный белә башлавы белән бәйле. Әлеге дин буенча, кеше – табигатьнең бер өлеше, ә  тәңречелек табигатьне илаһилаштыра.
 
Борынгы төркиләр табигать күренешләренә табынганнар. Алар табигатьне җанлы күренеш дип кабул иткәннәр. Тәңре дине төркиләргә мәрхүм бабаларының рухын хөрмәт итәргә кушкан, тереклекне тоярга, аның белән гармониядә яшәргә өйрәткән. Тәңречелек сихер, шаманлык, тотемизм күренешләре белән үрелеп барган. Безнең бабалар Тәңредән имин көн сорап йокыдан уянганнар, аңа рәхмәт әйтеп йокларга ятканнар. Бу дин аларны яздан – көзгә, көздән – язга керткән. Алар Тәңрегә дога кылып иген иккәннәр, мал көткәннәр, корбан чалганнар. Тәңре әләме астында Кытайдан алып Римга кадәр халыкларны буйсындырганнар, дөньяда тиңе булмаган Сөннәр иле, Төрки каганат, Кубрат дәүләте, Идел Болгарстаны кебек империяләр төзегәннәр...        
 
Бүгенге тәңречелек
 
Интернетның “Вконтакте” сайтында актарынып утырганда, исеме белән үзенә җәлеп итүче “Таңбатыр” төркеменә тап булдым. Битнең башына “За Содружество и Солидарность финно-угорских, тюркских, монгольских народов... Возрождение и Развитие традиционных национальных религий...” дип язылган булгач, кызыксынып карап чыктым. Барлыгы 700дән артык кеше бар икән монда. Тәңречелек турында үзара кызып-кызып бәхәсләшәләр, фикер алышалар, фотолар урнаштыралар. Төрки, фин-угыр, монгол халыкларының барлыкка килүе, әлеге халыкларның бөек лидерлары, традицион милли диннәр һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләшәләр. Әлбәттә, үз үткәнеңне онытмау изге гамәл. Әмма, болай да берләшеп бетә алмаган татарның Тәңре диеп, тагын бер ботагы аерылып бара түгелме соң?.. Тыныч кына биш вакыт намазын укыган Ислам дине кайсы ягы белән комачау итте икән?
 
Чаллыда чыга торган “Безнең юл” газетасының (№2 , 2005 ел) мөхәррире Дамир Шәйхетдин бу турыда менә болай дип язган: “Билгеле булганча, тел ике очракта гына чын мәгънәсендә яши ала. Беренчесе – бәйсез милли дәүләт булу. Икенчесе – халык үз милли динен тотырга тиеш. Төркиләр өчен милли дин булып тәңречелек тора...”
 
Безнең милли дәүләтебез юк, димәк, Шәйхетдинчә, милләтебез милләт булып калсын өчен, ул әйткән ике очракның соңгысын кабул итәргә кирәк. Аллаһ белән бәйле булган нәрсәләрнең һәммәсен дә Тәңрегә алыштырабыз – һәм вәссәлам!  Бик җиңел һәм уңышлыга охшаган теория. Әмма миңа әлеге фәлсәфәдән бер әйбер аңлашылмый. Бу күренеш – ясалмалылык, ә бу дин – ясалма дин булып чыга түгелме соң? Чөнки, кемгә яки нәрсәгә булса да табыну – Аңа ышануны, Аңа инануны таләп итә. Ягъни, алдыңа ниндидер бер үзмаксат куеп кына Аллаларны алыштырып булмый. Әгәр дә кемдер бер диннән икенчегә күчә икән, бу акыл белән уйлап эшләнгән эш түгел, ә җан сусавы булырга тиеш. Ә инде догаларның гарәп телендә булуына бәйләнсәк – монысы гомумән мәгънәсезлек. Доганы теләсә нинди телдә кылырга була. Дөньяны юктан бар итә алган, җирдәге һәрбер күренеш, һәрбер кеше белән идарә иткән Иллаһи зат татарча гына аңлыйдыр әле. Һәм гомумән, монысы – Тәңре, монысы – Бог, монысы – Аллаһ дип аеру үзе үк дөреслеккә туры килми, минемчә. Ул – бер генә, бердәнбер. Гарәпләр аны Аллаһ Тәгалә дип атаса, фарсылар – Ходай Тәгалә дип атыйлар. Ә татарлар Тәңре дип атый ала һәм монда бернинди ялгыш булмаячак. Аллаһ Тәгалә һәм Тәңре – болар икесе ике нәрсә түгел, ә бербөтен.
 
Ислам – бик матур, гүзәл һәм чиста дин. Ул безне биш йөз еллык коллык дәвамында милләт итеп саклап килде. Ислам безне гыйлемле итте. Без Ислам өчен яндык, көйдек. Бүгенге заманда дин һәм милләтнең ике тармакка бүленүе – икенче мәсьәлә. Әйе, мәчет-мәдрәсәләргә урыс теле үтеп керә башлады... Бу проблема бар һәм аны кичекмәстән чишәргә кирәктер. Әмма Тәңречелеккә кайту юлы белән түгел. Юкса, безгә камнар һәм шаманнар заманына кайтырга, вафат булган ир-ат милләттәшләребез янына атларын, хатыннарын үтереп күмәргә туры килер...  
 

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН, Шәрык активисты

Рейтинг: +3 Тавыш: 3

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>