16 сентябрьдь intertat.ru кызлары авыз ачтыра - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 70
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

16 сентябрьдә intertat.ru кызлары авыз ачтыра

09-09-2009 (14:32) - Тимер

Рамазан аенда Казанның «Шәрык» клубында каләм тибрәтүчеләр тарафыннан ифтар кичәләрен оештыру матур традициягә әверелде. Менә быел да Рамазан аеның ахырындарак — 16 сентябрьдә Татарстан Республикасының «Intertat.ru» электрон газетасы кызлары «Шәрык» клубында ифтар кичәсе уздырачак. Бу шулай ук иң акыллы, иң уңган татар кызлары белән күрешеп, чәй өстәле артында аралашып, фикер алышырга яхшы мөмкинлек була дигән сүз.

Әлфия Миңнуллина җитәкчелегендә эшләүче редакциядә кеше күп түгел, бармак белән генә санарлык: Эльвира Шакирова, Мөршидә Кыямова, Венера Фәсхетдинова, Гөлназ Гыйлфанова, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллина, Миләүшә Закирова, Лилия Гаделшина, Гүзәл Насыйбуллина, Вәсилә Шәмсевәлиева, тәрҗемәче – Алия Дәүләтшина, исәп-хисап эшләре белән шөгыльләнүче – Бриллиант Хаҗиева.

"Intertat.ru" электрон газеты Татарстан тормышы, татар халкы, аның язмышы, тарихы, теле, мәдәнияте турында яза, мөһим темалар тәкъдим итә. Газетада Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган иң кызыклы вакыйгалар турында тулы мәгълүмат, халкыбызны борчый торган проблемалар хакында танылган милләттәшләребезнең уйланулары, актуаль әңгәмәләргә урын бирелә.

 

          

Рейтинг: +4 Тавыш: 4

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>