«Intertat.ru» ифтарында кунакта... - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 7
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

«Intertat.ru» ифтарында кунакта...

19-09-2009 (00:00) - Тимер

Изге Рамазан аенда Казанның «Шәрык» клубында ифтар кичәләрен уздыру матур традициягә әверелде. Әлеге тарихи бинада бер ай дәвамында көн саен татар газеталары тарафыннан ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Бу күркәм гадәттән «Intertat.ru» редакциясе дә читтә калмады. 16 сентябрьдә редакция кызлары эштән соң тәм-томнар төяп, «Шәрык»ка авыз ачтырырга юл тотты.

 

 

 


Мәҗлесне «Intertat.ru» редакциясе «Илһам» иҗат берләшмәсе белән бергә үткәрде. Ифтар кичәсе табынында заказ буенча пешерелгән күрәгә һәм лимон пироглары, өчпочмаклар, Венера Фәсхетдинова өлгерткән тавык шулпасы, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллинаның әче һәм төче камырга изеп, 3 сәгать буе пешергән тәмле коймаклары, Мөршидә Кыямованың «фирменный» бәрәңгесе, җиләк-җимешләр һәм башка тәм-томнар урын алды. Бердәнбер егетебез Радик Сабиров Казандагы иң зур карбызны алып килде.

 

 

 


Кичәне «Шәрык» активисты, яшь шагыйрь Рифат Сәлах алып барды. «Шәрык»кә чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында ТР Халык язучысы Туфан Миңнуллин, Россия һәм ТР халык артисты Нәҗибә Ихсанова, «Татарлар» тапшыруы алып баручысы һәм авторы Флера Абдуллина, «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Хәерле иртә!» тапшыруы алып баручысы Илдар Кыямов, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бар иде. «Intertat.ru»ның якын дусты Амил Нурны да әйтми мөмкин түгел, чөнки кич буе аның хуш исле чәйләрен эчеп туя алмадык. «Шәрык» клубы активистларын исәпкә алып, ифтар кичәсендә барлыгы 50ләп кеше булды. Намазны исә «Шәрык»ның яшь мулласы Илнур хәзрәт укыды.

 

 

 

 


Авыз ачуга кадәр яшьләр Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанова белән аралашты. Туфан абый яшьләрнең мондый кичәләрне оештыруларын югары бәяләде һәм тагын да активрак булырга өндәде. Флера Абдуллина исә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышы турында тапшыру алып баручы буларак, Казанда яшәүче яшьләрне чит төбәкләрдәге татар яшьләре белән элемтә урнаштырырга һәм Интернет челтәрендә аралашырга чакырды. Татар яшьләренең танышу, аралашу мәйданы итеп Флера ханым «Intretat.ru» газетасын тәкъдим итте.

 

 

 


Яшьләр «Intertat.ru» редакциясе җитәкчесе Әлфия Миңнуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырырга ашыкты. Беренчедән, алар интернет-газетада эшләүнең авыр яклары турында сорады. «Эшебезне яратып башкаргач, аның авырлыгын сизмибез», - җавап кайтарды Әлфия Туфановна. Ә инде «бер ел эчендә газета нинди яңалыклар кичерде?» дигән сорауга редакция җитәкчесе: «Газетада «Туташ көндәлеге», «Intertat - Авто», «Дин вә мәгыйшәт», «Татар яшьләре форумы» рубрикалары барлыкка килде», - дип җавап бирде.

 

 

 


Ифтар кичәсе бик күңелле узды. Иң мөһиме — биредән һәркем канәгать һәм күтәренке рух белән кайтып китте. Мондый изге чараларны оештыру «Шәрык» клубы яшьләренә яхшылыгы белән әйләнеп кайтсын. Ифтар-марафон киләсе елларда да дәвам итсен дип өметләнеп калабыз.

 

Эльвира Шакирова

Рейтинг: +2 Тавыш: 2

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>