BARSILI: Болгар исән! - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 34
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

BARSILI: Болгар исән!

20-09-2009 (22:59) - supertamada

 

  Әгүзү билләһи миннәшш-шәйтан раҗиим,
Аллаһ исме илә башлаем,
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим,
Хәзер сүземне әйтәем;

 Болгар-Җәдиттән без киттек,
Афтубысларга утырдык,
Чулмане-Иделен кичтек,
Һәм Болгарыбызны күрдек. 

 Сәлам Болгар! Илебезнең чәчәге син,
Сәлам кала! Бабаларыбызның кабере син,
Сәлам Зөбәер! Рәсүлнең сәхәбәсе син,
Сәлаллаһу гәләйһинең илчесе син. 

 Сәлам Болгар! Сәхәбәләр күргән кала,
Сине уйлап әфкәрләрем сәндә кала,
Сәлам Болгар! Безнең борынгы башкала,
Кайтып китәм – күңелләрем сәндә кала. 

 Сөям сине Болгар, сөям җаным,
Күңелем ел да сәнең берлән,
Болгарга килгәч тә, рухымны очратам,
Мин татар – болгар углы, сине мин яратам! 

 Болгар басулары – хәтфәи келәм,
Намаз укыр өчен мәчетеңә керәм,
Басуларың намазлык – мәчеттә урын булмаса да,
Шәһәр Болгар, Шәһәр, анда кеше тормаса да.

 Кече манарага менеп азан әйтәм,
Кара Пулат аша мәчеткә кайтам,
Гүзәл Идел буенда ял итәм,
Күңелем булгач кайтып китәм.

 Болгар бабаларыбызның монда,
Аккан кайнар каннары,
Изге җир монда,
Аларның чыккан җаннары; 

 Җирләнгән бу зур зиратта
Халкымның шәехләре вә ханнары,
Йөзләгән манарасыннан
Яңгыраган азаннары.

 Болгар үлде, Болгар китте,
Диеп ахмаклар кычкыра,
Болгар исән! Болгар исән!
Болгар угыллары исән.

 Болгар исән җаныбызда!
Болгар исән каныбызда!
Болгар ул намазыбызда!
Болгар бит Казаныбызда! 

 Болгарны торгыз, йә кардәш!
Намаз кыл көн дә бишь каррә,
Руза тот Рамазан айда,
Болгарча гына сөйләш өйдә. (Tатарча дип укысагыз да була)

 Болгар кайтыр, Болгар кайтыр!
Өзә күрмә өметеңне,
Болгар кайтыр безнең берлән,
Һәм бетермә җәһетеңне.

 Болгар исән намазлыкта,
Болгар исән һәм азанда,
Болгар исән ул Коръәндә,
Болгар исән туган телдә,
Кайтыр, күрерсең, бер көндә. 

 Амин…

* NAIL BARSILI, 2009.

Рейтинг: +3 Тавыш: 7

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>