Моңлылар янына Нәҗип үзе килә - Шарык клубы
Реклама#
Кем онлайн?
Катнашучылар: 0
Кунаклар: 41
Логин:
Пароль:
Истә калдыру
Парольны онытсагыз?
  Теркәлү

Моңлылар янына Нәҗип үзе килә

12-01-2010 (17:32) - supertamada

14 гыйнвар көнне Шәрык клубына ТНВның рейтинглы «Җырлыйк әле» тапшыруы җитәкчесе килә. - Иң моңлы җырчылрны сайлап алыр өчен. Катнашырга теләүчеләрнең чылтыратуыннан арыган Нәҗип Бәдретдинов аерым җырчыларны түгел, ә аерым коллективларны өстен күрә икән бит.

“Бик күпләр мөрәҗәгать итә. Ләкин, беренче чиратта, аерым җырчыларның түгел, ә коллективларның теләген кәнәгатьләндерергә тырышам», ди Бәдретдинов.
Аерым җырчыларны чакырып тыңлап карау өчен ТНВ студияләрендә мөмкинлек (репетиция бүлмәсе) юк Шуңа күрә алар коллективларга бара, сайлап алуны урыннарда үткәрә икән.

«Яше, башкару осталыгы бер чама булган команда туплау бик катлаулы. Мондый тапшыруларда җавапсызлык (килми калу, мәсьәлән) гадәти. Нәтиҗәдә, әзерлексез кешене җырлатырга мәҗбүр булам, ә бу сыйфатка тискәре йогынты ясый. Шуны истә тотып, җыр сөючеләргә командалар булып берләшергә тәкъдим итәм», ди Нәҗип Бәдретдинов.

Рәсемдә: НӘҖИП БӘДРЕТДИНОВ, автор, мөхәррир
1952 елда Саба районы Урта Саба авылында туган. Кече яшьтән табигый музыкаль сәләте белән аерылып тора. 16 яшеннән Саба район мәдәният йортында баянчы булып эшли. Казан педагогия институтының Музыка факультетын тәмамлагач, 23 ел Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә концертмейстер-баянчы булып эшли. 2000 елда “Җырлыйк әле” дигән программасы белән Татарстан телевидениесенә килә һәм бүгенге көндә дә уңышлы гына эшли. Җырлар иҗат итә. E-mail:tatkaraoke@mail.ru Web: http://tatkaraoke.ru
 

Рейтинг: 0 Тавыш: 0

Бераз көтегез...

« Артка

Ярдәм

Сайт эшчәнлегендә узегезнең өлешегезне кертә аласыз.

Нинди күләмдә булуга карамастан.

Webmoney  R187006487231

QIWI 9503179116

Яңа аралашучылар
Ымсынай, Алинэ, Зульфия, Рушан, Ilvirka26

Барлыгы: 265

Эзләргә>>