Сэясэт - Шарык клубы
Реклама#

Сэясэт

 Бит:
  
Администратор
Тәмле пешергәне өчен.ГрамотаМедальФикерле булуКубок.
Хәбәрләр: 137

Путин президентлык турында уйлый


2012 елгы президент сайлавында Путин белән Медведевка бер-берсенә каршы көрәшергә туры килмәячәк.



Бу хакта "Валдай" бәхәс клубында катнашучылар белән очрашу вакытында Россия Премьер-министры Владимир Путин үзе әйткән. "Без аның белән килешербез, чөнки без бер кан һәм бер сәяси караш кешеләре. Кандидатларның исемнәрен атар вакыт җиткәч, сәяси планнарга, сәяси көчләрнең һәм "Бердәм Россия" партиясенең хәленә карап, Медведев белән бергә кемне тәкъдим итәргә икәнлеге турында уйларбыз", – дигән ул. Хәтерләсәгез, узган елгы сайлау вакытында Дмитрий Медведев өчен сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән иде. Владимир Путин да бүгенге президентны яклады. 2000 елдан 2008 елга кадәр президент вазыйфаларын башкарганлыктан, закон нигезендә, бүгенге премьерның өченче срокка сайлану мөмкинлеге юк иде. 2012 елда исә бу хокукка Медведев та, Путин да ия булачак.
камил егет
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
БОРдан: "Путин 2012 елның президент сайлауларында Медведевка каршы көрәшмәячәге турында игълан итте. Шулай итеп Володя Диманың 2012 ел сайлауларында катнашмаячагына искэрмэ ясап куйды."
Администратор
Тәмле пешергәне өчен.ГрамотаМедальФикерле булуКубок.
Хәбәрләр: 137
Бу язманы кайдан ишеткэн иден?
камил егет
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Юмор бүлегеннән ич ул: "Путин заявил, что не будет конкурировать с Медведевым на выборах-2012. Вот так Володя тонко намекнул Диме, что тот в выбрах 2012 года участвовать не будет." :)
bash.org.ru
Администратор
Тәмле пешергәне өчен.ГрамотаМедальФикерле булуКубок.
Хәбәрләр: 137
хм... анда эллэ нэрсэ язырлар =)
камил егет
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Шулай. Тик дөрес сүзләр дә шактый. Менә болары, мәсәлән, миңа нәкъ тәңгәл килә:
"<foster> блин идти не в чем
<foster> так стоп я говорю как девка... давай, фостер, соберись, ты мужик, вот эта футболка вроде валялась на полу меньше всех!"
Үзгэртелде: 1 тапкыр (Соңгысы: 16-09-2009 15:05)
лейтенант
Хәбәрләр: 19
Путинны көн дә тивидан күрсәтәләр. Бүген пинсияләрне күтәрәбез диде...
Татар блоггеры
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Бераз гына:
   Путин - безнен заман Ленины ул. laugh Аермасы шунда ки: Ильичны "Укырга, укырга һәм янә укырга" дигән лозунгы белән, ә Путинны бәдрәфтә батырырга сүз биргәне белән искә алалар. Ә, тагын - Ленин бабай һәм мин сакау, ә Путинның нащщет этого бар да әйбәт, ыййе.
   Путин үзе ошатмаганнарның бугазына да баса белә. Матур яңалыклар белән телевизордан халыкны шатландырып та тора бит менә ичмасам. Маладис ул.
   Белмим - башкача идарә итә башласа бар да ишелеп төшер идеме, яисә хәзерге премьер үзе элита яклымы - тик соңгы вакытта карап торам да, бер сүзләр артына башка нәрсә яшеренгәнен күрәм. Зур эшләр майтарыла, малай. Без генә эскәмиядә туңдырма ашап утырып күрмичә калабыз шикелле.
   Тик минемчә, Путинны чын-чынлап хөрмәт итәрлек нәрсә бар. Халык мәхаббәтен "отработал" ул. Чөнки безнең өчен хәзер булганы да - бәхеткә якын ))
   Кирәкле сүзләрне әйтә белүче ушлый һәм шул ук вакытта зур көчкә ия булган лидерны яраталар . Яратмаганнары - куркалар. Ә кайберәүләре минем шикелле, акыллы чырай ясап, үзләрен белгеч кебек тотып, читтән карап торалар. Вәт.
   Такышты языгызчы, зинһар. Монда күбрәк һәртөрле фикерләр укырга шат булырмын.  smoke
Үзгэртелде: 1 тапкыр (Соңгысы: 24-09-2009 03:17)
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Кыстатий, әңгәмә корып алыр өчен менә мондый кызык тема табылды ахры:
Судта президент
Һәм мэр
Ирек Мортазин белән Минтимер Шәймиев арасында баручы суд белән кызыксынмаган идем. Соңрак аның турында яхшылабрак укып алырмын да, килеп язырмын әле.
Үзгэртелде: 1 тапкыр (Соңгысы: 24-09-2009 06:12)
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Кызыклы хәбәр бар:
Бүген, ягъни 2009 елның 24нче сентябрендә, Путинның "мочить в сортире" дигән гыйбарәсенә 10 ел тула. Ура-ура-УРРАА!
лейтенант
Хәбәрләр: 19
Мда.  smile87
Татар блоггеры
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Бу ымлык кайсы язмага карата эйтелгән иде, Наил абый?  smile
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Башлап җибәрим
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Менә Ирек Муртазин иҗатының бер үрнәген укып алдым. Ну яза белә, аднака! ВО. Шулай ук "Шәймиев vs Муртазин" эшенә кагылышлы хәбәрләрдән: 1, 2 һәм 3.
Президентка яла ягу турында җинаять эше инде куптән бара (2008 елның 3 декабрендә ачылган). Менә монда ул процесс турында рус телендә бер язма бар.
Кызык өчен оппозиционерның биографиясен карадым:
- чын "совок", хутя мин аны бераз яшьрәк дип уйлаган идем;
- хәрби (тугыз ел ВСта хезмәт иткән);
- өйләнгән, өч баласы бар (маладис. тагын кирәк, тырышсын!));
- 1990-91 елларда депутат ярдәмчесе булып эшләгән (чистны слувы, депутат командасында эшләүче кешеләргә бераз кырын карыйм, бигрәк тә карьераларын туксанынчы елларда башлап җибәргәннәргә);
- журналист, корреспондент. Төрле гәҗит нәшриятларында һәм ВГТРКда эш иткән;
- Татарстан президентының пресс-секретаре булган (сигез ел дәвамындамы?);
-  Минтимер Шәймиев турында булган китап авторы, президентның үлеме турында хәбәрне тараткан кеше (дөрес сөйлимме?);
- хәзерге вакытта оппозициядә.
Әлбәттә, президентның ачуын кеше буларак аңлый алам. - әгәр берәр кеше МИНЕМ җеназамны укып утырса, мин аны тотып колагыннан асып куяр идем.
Хм... Ә “самореклама”?
Мортазин «халыкның күзен ачырга теләдем», ди (күрәсең, башка ысуллар белән берни дә килеп чыкмаган инде =). Икенче яктан карасаң, башта бит журналист аңа ялган хәбәр эләккән генә дип торды. Буталып беткән историййы бу. Ләкин аны яхшылап карап узырга кирәк – монда бик мөһим сораулар кузгатылган бит. Тик Муртазинның да, президент командасының да шәп пиарщиклар булуы турында онытмаска кирәк.
Ә сез үзегез монда кем яклы булыр идегез?
Үзгэртелде: 1 тапкыр (Соңгысы: 26-09-2009 01:04)
генералМодератор
Акыллы фикерләр өчен.БәәФикерле булуМедаль
Хәбәрләр: 102
Муртазин үзенең блогын алып бпра бит әле. Анда соңгы хәбәрләрне белеп була. Әлбәттә, "Ирек Муртазин күзләре белән"  laugh
Өскә 
Башка форумга күчү:
Бит: 1 2 3 4
Тиз җавап
Форумда язяр өчен, теркәлергэ яки авторизация үтегез

« Артка