фикерләр... - Шарык клубы
Реклама#

фикерләр...

  
Администратор
Текэ админЛидерлык хам сабырлык оченБүләк
Хәбәрләр: 60
Күңелдәге кайбер тозлы фикерләр чеметеп чеметеп алса да без яшәүне дәвам итәбез. кемдер бу тормыштан зарлана, ә кемдер булганына да риза. Тик кайгылар кемгә бирелә соң? Бәхетсез кешегәме?
кайгы килгәнгә кеше бәхетсез буламы?
Беренче төр кешеләр: Үзләрен бәхетсезгә санаган кеше ниләр турында уйлый? Әлбәттә ул бу тормыштан канәгат түгел, аны хәр вакыт нәрсәдер борчый. Эшләнмәгән эшләр, акчасызлык, кемнеңдер сиңа булган карашы үзгәрү, гороскопта да җүнле нәрсәләр сөйләмиләр. Йокыдан торасың, кәефләр юк. Нишләргә? Туйдым, башка тормыш белән яшисе килә. Якын дустым да миңа начар карашта, ни эшләдем соң мин?
яраткан кызыма да ялгыш әллә нәрсә әйтеп ташладым, ләкин ул мине гафу итәрме? Эш юк, акча каян табыйм?
Киергә матур киемнәрем юк, каян табарга?
Телефон да ватылды, нишләргә хәзер? аптыраган инде... Зарлардан башым шартлый инде, хыялланам акылдан язам хәзер, а а а аааааааааааааааааааааааа.


Икенче төр кеше: Үзләрен бәхетле санаучылар. Шушы дөньяның матурлыгына сокланып туя алмыйм. Каян килгән ул шундый дөнья? Бар теләгәнеңне табып була? тәмле ашыйсың килсә теләсә нәрсә бар. кышкы салкынларда тоыррга җылы йортым бар, аллага шөкер. Кичә бер эш калды, ярар, барыбер мин эшлисе аны, көтеп торыр бераз.
Акча юк кесәдә, ә нигә ул, ашарыма бар, бик ярдәм кирәк булса дусларым бар, алар миңа каршы килмәсләр дип уйлыйм. Кичә бер дус егетнең миңа карашы үзгәрде, ярар, аңлар әле вакыты белән. Бүген туйганчы йокладым, рәхәт булды. уянгач тагын бер сокланып куямҮ менә тагын яңа көн башланды. нинди бәхет шатлыклар алып килер инде. Яраткан кызым белән бер атна күрешмәгән. Ярар, катырак сагыныр, яратса бер елда көтә ул кызлар.
Яраткан кызың бер кая да китми ул, юкка кайгырып ятасы түгел. Минем коймак ашыйсым килә, кулдан басылган токмач ашы ашыйсым килә. Ә нинди проблема бар, хәзер пешереп ашыйм мин аны. миңа шушы бирелгән тормыш миңа җитә, бу дөнья бик кызыклы, көн дә ниндидер яңа нәрсәләр беләсең... кон дә яңа мәгълүмәтләр кабул итәбез. Дөнья бара, яшь бара. Рәхәт яшик, шушы кыска гына гөмернә дә рәхәттә яшик. Кайгырмаска, дипрессияга бирелмәскә, сәламәтлегебезгә зыянлы ул.


Ә син узеңне кайсы төр кешегә кертәсең?
Рядовой
Хәбәрләр: 6
Элек уземне беренче торгэ кертэр идем... Э менэ хэзер узгэрдем, оптимист булырга тырышам! Шуна курэ дэ уземне икенче торнен кешелэренэ кертэм! dance
Смекаешь?!;)
Өскә 
|
Башка форумга күчү:
Тиз җавап
Форумда язяр өчен, теркәлергэ яки авторизация үтегез

« Артка