"Нур" тирә-юньгә нур чәчәр

 

Изображение

Узган якшәмбедә Зур Сукаеш авылында мәчет ачылды. Ачылу тантанасына җыелган халык мәчет ихатасына гына сыймыйча урамнарга да таралды. Күптән көтеп алынган вакыйга иде бу.

Тантананы Әсгать хәзрәт коръән, аятьләр укып башлап җибәрде. Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов сукаешлыларны әлеге изге бәйрәмнәре белән котлап, мәчетнең шәфкатьлек, изгелек чыганагы булуын теләде. Авыл халкы мәчетнең исемен дә тирә-юньгә нур сибеп, халыкны иманга чакырып торсын өчен “Нур” дип кушкан. Амин, шулай булсын! Бәйрәм белән шулай ук “Азнакайнефть” идарәсе, “Нефтемаш” заводыннан килгән җитәкче һәм вәкилләр, авыл башлыгы Зөлфия Закирова котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Мәчетнең имам хатыйбы итеп шушы мәчет төзелеше өчен башыннан азагына кадәр бар тырышлыгын куйган Марс Гатауллинны сайладылар. Марс ага барчасы исеменнән мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән “Азнакайнефть”, УБР идарәләре, “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖ, “Нефтемаш” заводы, “Инженерные сети” ҖЧҖ, “Факел” ҖЧҖ һәм башка җитәкчеләргә зур рәхмәтен белдерде. Шушы авылда туып үскән Ривал Хисаметдинов, Әнәс, Әсгать, Азамат Миргалимовлар, Флорид Сәмигуллин, авыл җитәкчеләре Радик Мортазин, Фәндәс Шәрәфиев мәчет эшләренең үзәгендә була. Ә матди чыгымнарның күпчелеген авыл биләмәсе халкы күтәрә.

 Әнә шулай уртак тырышлык белән иман йорты калка. Декабрьдә биредә дин сабаклары да укыта башлаячаклар.

 

4645
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.