Өч аяклы ат

Фильм 1948 елгы вакыйгаларны үз эченә ала. Кәбир исемле авыл малае Бамбук исемле аксак аты белән авыр һәм җаваплы сәфәргә юл ала. Аларга малайның туган авылына — аның әнисен, ире сугыш кырында ятып калган Санияне төрмәдән саклап калуда булышлык итү өчен тиз арада барып җитү кирәк була. Сания исә дәүләткә зыян салуда гаепләнә. Дөресрәге, әлеге картина халык язмышы, нәкъ менә өч аякта басып калган ат хәлендәге милләт язмышы турында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фильм Татарстанның Биектау районында төшерелгән. Кәбир ролен исә районның бер авыл мәктәбе укучысы Илнас Хәлиуллин башкара. Моннан тыш, анда артистлар Зөлфия Вәлиева, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Олег Фазылҗанов, Флера Хәмитова, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлил Мәхмүтов һәм башкалар катнаша.

Сораулар +7-950-317-91-16

Халявшиклар эниляре янында ял ита! Кулга ашарга тотып килегез!

2616
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.