"Шәрык" яңара
Милли оешмаларга йөрүчеләр сирәгәйгәндә, татар яшьләренең “Шәрык” клубы көчәя бара. 26 февральдә клубның 100 еллыгы уңаеннан “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Яңарыш” кичәсе булды.
Соңгы елларда татар халкында милли эшләргә карата битарафлык туа башлады. Иҗтимагый хәрәкәттә катнашучыларның да сафлары елдан-ел сирәгәя. Әмма халык йөрмәгән татар иҗтимагый үзәге бинасында урнашкан “Шәрык” клубы яшь татарларны үзенә тарта, туплый бара.
Башка төнге чаралардан аермалы буларак, “Яңарыш” кичәсе төнге 11-дә түгел, ә сәгать алтыда ук башланды. Кичә өч өлештән: Казанның 1000 еллык музее белән танышу, җанлы концерт карау, дискәтүк һәм милли уеннардан торды.
Азат Нурмөхәммәтов
Татар яшьләре “Казан” милли мәдәни үзәгендәге музейда татар халкының тарихы белән танышты. ALQANAT, ITTIFAQ, ISMAIL, “Хат” төркеме, Илсөя Бәдретдинова, Зиннур, Алия Сабирова катнашында концерт карады. Аннан соң ди-джей Шәкертнең “Кызган таба” дискәтүге һәм “кичке уеннар” да оештырылды.
“Шәрык” активисты Азат Нурмөхәммәтов та татар яшьләрен бергә җыю зур җиңү дип саный. “Яңарыш” кичәсенә җыелучылар арасында да милләт тормышы белән кызыксынучылар күп иде. Музейга сәяхәт булачагын белә торып, алдан ук җыелдылар бит, ди Азат.
“Беренче кичәдә үк бөтен яшьләрне җыеп бетереп булмый билгеле. Аннан соң, бер чара үткәреп кенә милләтне яшәтеп тә булмый. Әмма “Шәрык”ны башкалар арасында таныту кирәкле эш”, диде ул.
КДУ студенты Эльвира Фатыйхова да “Яңарыш” кичәсенә “Шәрык” ны белүчеләр дә, шул ук вакытта аның турында ишетеп белмәгән кешеләр дә килде, ди.
“Кичә ахырында яшьләр таралышырга теләмичә Бауман урамы буйлап сәяхәткә дә чыкты. Миңа калса, мондый кичәләр милләтнең киләчәге өчен файдалы. Чөнки алар яшьләрне бергә туплый. Татарча гына сөйләшергә дә этәрә. Анда килгән татар яшьләре арасында татар теленә хөрмәт хисе уяна һәм алар туган телләреннән оялмый торган буын булып тәрбияләнә”, диде Эльвира Фатыйхова.
Эльвира Фатыйхова
“Шәрык” танылаЭльвира Фатыйхова
Рәсми теркәлмәгән “Шәрык” клубын рәсми оешмалар да күрә башлады. Кичәгә “Яңа гасыр” радиосы журналистлары, Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларыннан да вәкилләр килгән иде. Алар һәрберсе юбилей мөнәсәбәте илә бүләк тапшырды. Мисал өчен, Татарстанның мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин “Шәрык”ка татар телен өйрәнү өчен электрон дәреслекләр бүләк итте. Киләчәктә клубта татар телен өйрәнү дә башланып китәр дигән өметтә калам, диде ул.
Алга таба министрлык исә “Шәрык”ны һәрдаим дәреслекләр белән тәэмин итеп торачак. Хосусый “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” газетлары да “Шәрык”ны туган көне белән котлады. “Ирек мәйданы” келәм, “Безнең гәҗит” караоке тапшырды. Татар Конгрессы исә “Яңарыш” кичәсен оештырырга булышкан. 40 китап та бүләк иткән. Татмедиа да бүләксез калмаган. “Шәрык” клубына 500 китап бирергә вәгъдә биргән.
“Шәрык”ка яңа бина кирәк
“Шәрык” клубына җыелучы яшьләрнең Татар иҗтимагый үзәгенең чормасына гына сыймый башлавы концерт барышында да искә алынды. Дөрес, дәүләт оешмалары тарафыннан бу турыда бер сүз дә әйтелмәде. Клубның әйдәп баручысы Азат Нурмөхәммәтов яшьләрне күбрәк туплау өчен яңа бина кирәк, ди.
“Кичәгә килүчеләрнең күбесе “Шәрык” клубына йөрүчеләр иде. Без үзебезнең никадәр күп булуыбызны күрсәттек. Гомумән, клубка фикерле татар яшьләре күп йөри. Ә алар күбрәк булсын өчен яңа бина кирәк”, дип сөйли ул.
“Шәрык” клубы сәяси оешма булып саналмый. Азат Нурмөхәммәтов та “Шәрык” клубы турыдан — туры милләт дип кычкырып йөрмәвен искәртә.
“Ул әлеге эшне матур итеп кенә алып бара. Халыкның гореф- гадәтләрен саклап калырга тырыша. Йөрүчеләр бар икән, димәк, “Шәрык” яшьләргә кирәк. Безне әле белеп бетермиләр. “Шәрык” турында күбрәк мәгълүмат таралса, килүчеләр артачак”, дип әйтә Азат.
Шулай итеп, гасыр башында Тукай, Әмирхан, Камал, Кариевлар йөргән “Шәрык” клубы 100 еллыгын бәйрәм итте. Күңел ачу тулысынча спиртлы эчемлекләрсез узды. XX гасыр башында “Шәрык” клубы Европа, урыс мәдәниятенә иярүгә чакырса, XXI гасыр башында
исә ул татар мәдәнияте өчен тырыша.