Мәскәүдә “Шәрык” клубы ачылды

ИзображениеКүптән түгел Мәскәү татарлары “Шәрык” клубын кунакка чакырды. 24 апрельдә китәбез, дип үзешчән концерт белән юлга әзерләнгән “Шәрык”чыларга “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручылар гаеп ягарга да өлгерде: имеш, качалар, “сатлыкҗаннар” (“Шәрык”тан башка биеп йөрүчеләр булмас идеме икән? – Л.Ф.) Ә безнең барысына да өлгерергә исәп!          Казан – Мәскәү арасы: 15 сәгать барасы!!! Алдан сөйләшеп куйган идек: һәркем өстендә җаваплылык бар. Кемдер ашау өчен, кемдер тәртип-чисталык, оешу, концерт яки тукталышлар өчен җавап бирә. 24 апрель көнне иртәнге сәгать 11дә “Шәрык” клубы каршыннан автобус кузгалды. Ә эчтә — 48 позитив күңел, ишле гаилә, бердәм кардәшләр. Юл, ардырса да, күңелле булды: җырладык та, йоклдык та, кем әйтмешли.… Мәскәү каласына килеп кергәндә төнге сәгать ике иде. Без урнашырга тиешле Асадуллаев йортына бер сәгать эчендә кердек. Төн – юлда бөкеләр юк бит. Йокламыйча көтеп торган Зәмзәмия апага (иҗтимагый элемтәләр өчен җаваплы) рәхмәт, бер залга кереп утырдык. Таң атканчы йоклап алганнардыр, дисезме – юк!

          Филиал ачылды!!! Без — Асадуллаев, Гаспринский, Исхакыйлар килгән, татар мәдәни үзәге ясаган бинада. 1922нче елларда Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Газиз Айдаров монда музыкаль-әдәби кичәләр оештырган, сугыш вакытында бу йорттан госпиталь ясаганнар. Асадуллаев йортын Мәскәү татарларына 2003 елда биргәннәр, шуннан бирле 19 түгәрәк эшли башлаган, китапханә ачканнар икән. Елына бу йортта 5 мең кеше булып чыга, тик яшьләр генә сирәгрәк килә икән.… МГУда 100 татар студенты бар, ди. Шуларның берсе – Казандагы “Шәрык”ның вәкиле, bulmas.ru сайтының хуҗасы Рамил Бәдретдинов. “Шәрык” клубының Мәскәүдәге филиалын ачып, җитәкче итеп Рамилне билгеләдек. Татар яшьләре, кызыксынып, аның янына җыела да башлады инде.

       Мәскәү тирәли сәяхәт!!! Төнге өчтә кереп урнаштык та, концертны кабатлап алгач, Мәскәү күреп кайтырга булдык. Без чыгып киткәндә иртәнге бишләр иде. Якында гына мәчет бар икән, шунда кереп чыктык. Казандагы “Шәрык” клубы бинасы шәһәр үзәгендә булса, монда да кремльгә 15 минут эчендә җәяү барып җиттек. Урамда скинхедлар йөри, татарча сөйләшсәң – милиция бәйләнер, дип, куркытып та куйганнар иде, Кызыл Мәйдан, Арбат буйлап саф татарча сөйләшеп бардык – берәү дә бәйләнмәде! Тәртип бозып йөрмәдек бит. Мәчеттәге вахтер абыйның, без туктаган киоскта сатучы кызның татар булулары, урам себерүче кешенең татарча сорауны аңлап русча җавап бирүе очраклы хәл булгандырмы, белмим… МДУ биналары берничә километрга сузылган булса, шуның кайберләре белән дә таныштык. Мондагы иркенлек, нинди генә спорт мәйданнары юк! Студент халкын иң сокландырганы тулай торак булды – гаҗәеп матур, үзенчәлекле итеп ясалган бу 32 катлы бинада торган өчен нибары аена 200 сум түләп торалар икән. Мәскәү бит ул! Мисал өчен, бездә КГФЭИ тулай торагында бер ай тору 500гә төшә, диләр. Төшкә кадәр йөргәннән соң, метрога 25 сум түләп, кайтырга утырдык. Кереп, урыннарга тезелешү булды, “Шәрык”лыларга күзем төште: кем янында утыручы дустының иңбашына, кем утыргыч аркасына башын терәп йокыга киткәннәр. Бу йокы да озакка түгел – 10 минуттан тукалышта төшәсе бар!
Мәскәүдә — “Туган тел”!!! Асадуллаев йортына кайтып җитеп, аякөсте генә чәй эчеп алдык та, чабыша башладык. Кем кием үтүкли, кем чәч ясый, бизәнә. Мәскәү татарлары башта үзләре концерт куясы икән, аннары сәхнә — безгә. “Вконтакте” һәм башка күп сайтлар аша Мәскәү татарларына күптән реклама ясый башлаган иде безнекеләр – файдасы булган: залдагыларның күбесе яшьләр! Башладык!   
      Әнә, Азат елмаеп килеп керде: “Яхшы кабул итәләр, шундый шәп бара!”,-ди. 20гә якын чыгыш булды, соңгысы итеп “Туган тел”не җырларга чыктык. Ахыргы юлларны залга төшеп, кунаклар белән җитәкләшеп җырладык. Уң ягымдагы әбинең җанында кайнаган хисләре елмаюы аша күренә иде, бер сүз әйтә алмыйча төбәлеп карап торуы күңелгә тиде! Яшьләр дә елмайган, кайберләре кушыла, видеога-телефонга төшерә. Үз проекты белән килгән, үзе әйтмешли, “супер-пупер тамада” Гамил Нур да залны кыздырды, бу очрашуның төп сәбәпчесе tatarlar.ru сайты хуҗасы Тимур Сөләйманов та сәхнәгә чыгып рәхмәтен әйтте, милли эшчәнлек белән янып яшәүче өч “Шәрык”чыбызга диплом тапшырды. Концерт беткәч, бергәләп татарча биеп алдык. Танышу-аралашу үткәрергә генә өлгермәдек, залда репетиция башланасы икән, микрофон-музыканы сүндерәбез, диделәр. Шулай итеп, тагын чабыша башладык: тизрәк кайтырга кирәк бит! Сүз уңаенннан, “Шәрык” клубы “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең дүрт чарасын үзендә үткәрде. Сәүбән Закиров “Мин татарча җырлыйм”, Ришат Газиз “Мин татарча ди-джейлыйм”, шимбә клубы резидентлары “Мин татарча елмаям”, Рамил Фәхерлиев (үзирония формасында) “Мин татарча бла-бла-блам” кичәләре уздырган булса, Баумандагысына да өлгерергә исәп!
       Өлгердек!!! Шимбә кичке сәгать 6да яңадан автобуска кереп утырдык. Очрашу үткәрергә чакырган кардәшләребезгә тыйнак кына рәхмәт әйтеп, үз башкалабызга ашыктык. “Юл газабы – гүр газабы”, дигәннәрен 15 сәгать автобуста утырып кайткач аңладык. Түзгән шофер – Марат абыйга рәхмәт. Иртәнге 9да, Аллага шөкер, исән-сау Казанга кайтып җиттек. Бер сүз белән әйткәндә, сәяхәт – супер булды! Төп инициатор Гөлнара Мөхәммәтшина һәм безнең белән барган, гел кайгыртып йөргән Гамил абыйга рәхмәт!… Таралыштык та, сәгать 1-2ләргә яңадан Бауманда, акциягә җыелдык. Мәскәүне татарча сөйләштереп кайтуыбызны үзебездә генә танырга теләмәделәр булса кирәк: “Шәрык” вәкиленә чыгыш ясарга да бирмәделәр, “Мин татарча сөйләшәм”нең башыннан-ахырына кадәр кул чабып, биеп торучыларны искә алучы да булмады дисәм, ялган булыр, ахырдан бер “рәхмәт” әйткәhttpннәр икән әле. “Изгелек кыл да суга сал, балык белер”,-диләр бит. “Шәрык”та да шундый принцип. Бу сәяхәтебез исә милләт һәм телебез яшәеше өчен кирәкле адым иде: читтәге кардәшләребезне онытырга ярамый. Үзебезне үзебез кайгыртмасак, без кемгә кирәк? Киләчәктә дә элемтәдә булыйк, Казанның башка почмакларында да “Шәрык” һәм шуның кебек клубларның филиалларын ачыйк! Энтузиастлар, кайда сез?


Сэйлэн

2370
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.