Cер сандыгы
Бер пәнҗешәмбедә Ләйлә Дәүләтова белән очраштык… Шагыйрәбез бүлмәгә килеп кенә керде, инде аннан телевидение кунаклары интервью да ала башлады. Әңгәмәбез тиздән башланып китте. Кызык иде – шуңадырмы, вакыт узганы да сизелмәде. Һәркемнең күңелен үз соравы чеметеп тора, кемнеңдер Ләйлә Дәүләтованың гаилә хәле турында беләсе, кемнеңдер шигырьләр-җырлар язу буенча киңәшләр ишетәсе килә. — Фидан Гаффаров әти-әниемнең яраткан җырчысы. Өченче ел әниемнең туган көненә бүләк ясадым – яраткан җырчысын концертка чакырдым һәм үзем дә аңа сокланып калдым, — ди якшәмбе көнне генә Фидан Гаффаров белән бергә концерт куючы кунагыбыз. “Кияүгә чыккан”, “бергә яшиләр” кебек гайбәтләргә исе китми икән Ләйлә апаның, “алар мине куркытмый, борчымый, киресенчә шатландыра гына. Мин үземне беләм бит, мине якыннарым, Ходай Тәгалә белә, шул җиткән”, ди ул. Сораулар “бәхет” төшенчәсенә килгәндә: “Үземне 100% бәхетле дип әйтә алмыйм, читтән караганда барысы да әйбәт. Дөньяң түгәрәк булса, шигырь язып та булмыйдыр”, диде, илһам турында сораганда “Үзәгеңә үтеп авыр яки бик рәхәт булганда, гадәттән тыш рухи халәттә килә ул”,-дип җавап бирде кунагыбыз. Заказга язуның да үз серләре бар икән. Язасы килгәндә язасың да, кемдер сорагач, шул тематикага туры килгәнен сайлап алып кына бирәсең. Ләйлә Дәүләтова, мәсәлән, шулай эшли икән. Күпләр Салаватка җырлар язу, сәнгатькә кереп китү белән кызыксынды. Боларына да җавап алды “Шәрык” яшьләре. — Дүрт абый белән үстем, күңелемдә ирләр характеры. Әни дә әйтә: Син бөтен абыйларыңнан да усалрак”,- ди. Мескен җыр яратмыйм. Салават та көчле җырларга өстенлек бирә. Шуңа күрә без туры килгәнбездер дә. Беренче шигырем Салаватка, сәнгатькә керүем Фирзәр Мортазинга бәйле. Чөнки кечкенә чакта Фирзәр абыйны бик ярата идем, — ди 300ләп шигырь, шулар арасыннан 100ләп җыр авторы. Ләйлә Дәүләтова спортның гади төрләрен – чаңгы, конькида шуу, су керүне ярата икән. Яхшы формада булыр өчен, киресенчә, ашарга тырыша, чөнки аз гына борчылса да ашаудан кала. Энергияне мәхәббәттән ала, ә мәхәббәт – сер булып калган яраткан кешесеннән. 3 бала тели, тик тиз арада түгел. Укырга кергән чорда аның хыялы – “Татарстан яшьләре”ндә эшләү була. Чөнки мәктәп елларыннан ук Гадел Низам иҗатына гашыйк. Редакциягә килгән студент кыз шаккатып кала – чүттән-чүт мәхәббәтенә әйләнмәгән автор – Флера апа икән бит! 2нче курстан телевидениегә кереп китә, соңрак үз тапшыруын – “Адәм белән Һәва”ны булдыра Ләйлә Дәүләтова. Кунак белән әңгәмә бик кызык һәм кызу барды. Бергәләшеп җырланган “Туган тел” дә, “афәрин” дип озатулар, автограф һәм концертка чакырулар да – “Шәрык” традициясе. Яраткан алып баручыбыз һәм җырлар авторының иҗатка кереп китүе әтисе аркасында икәнен, Маннур Саттаровның мәхәббәт аңлатканын һәм башка кызыклы вакыйгалар турында да ишеттек монда. Барысын да сөйләп бетереп булмый, үзең килсәң – тагын да күбрәк белер идең! Димәк, киләсе очрашуга үзең үк кил! Ә “Шәрык” кунаклары – бик кызыклы шәхесләр була, моңа мин дә күптән-түгел генә инандым.