Яңарыш

Изображение26 февраль татар яшьләре өчен чынлап та Яңарыш белән истә калды. “Шәрык” клубы оештырган бу кичә милли рухка көч, телебезгә уяулык өстәде, күңелләрдә татарлыгыбызга горурлык уяты. Бу зур кичә бушка оештырылды. Клубның максаты акча эшләү түгел, татар яшьләрен берләштерү бит. Милли мәдәни үзәгенә килеп кергәч тә елмаеп торучы “Шәрык” активистлары каршы алды, клуб эшчәнлеге турында брошюралар тараттылар. Күргәзмәдә матбугатта басылган “Шәрык”лы язмалар белән танышырга, фотоларны күрергә, илебез-телебез тарихы турындагы китаплар укып алырга мөмкин иде. Милли музейга кергән яшьләрнең дә тарихи эзләр белән чын-чынлап кызыксынуы күренде. Ә концерт өлешендә татар альтернативасы залга энергетика таратты. Исмаил, Илсөя Бәдретдинова, Зиннур, Алия Сабирова, “Хат”, “Иттифак”, “Алканат” төркемнәре җырларын тыңлаучы яшьләр үзләре үк сәхнәгә менеп биеде. Кичәгә 700ләп кеше килгән – утырып һәм басып торучылардан зал шыгрым тулы, кемнәрдер хәтта ишек артында тыңлады концертны. — Бүген сез бу залга сыймыйсыз икән инде. Әгәр бөтенегез дә “Шәрык”ка килсә, бинагыздагы бүлмәгә дә сыймаячаксыз бит, — диде клубның даими кунагы Илфат Фәйзрахманов. Аның кебек кунаклар күп иде – һәрберсе бүләк белән килгән. Бераздан кул көрәше башланып китте, җиңүчеләр дискотекада бүләкләнде. Концерттан соң милли гаилә рухында җылынып алырга мөмкинлек бар иде – буфетта кайнар чәй һәм өчпочмак кебек милли ризыклар әзер! Дискотека – тулысынча татар җырларыннан гына торды! Милли уеннар – үзе бер үзенчәлек! Миләүшә Сафина, Эпсилон, “Сәйәр-Инсаф” һәм “Шәрык” сәләтлеләре үзләре үк дисәтүктә чыгыш ясады. Ди-джей Шәкерт – көйләр табасын кыздыра гына! Соңыннан Яңарыш яшьләре бер-берсен озатышты, уйрам буйлап гармун уйнап җырлады, “Шәрык” клубында очрашырга сүз куешып хушлашты… “Яңарыш” чынлап та татар дөньясына яңалык кертте. Г.Тукайның “безнең милләтебез үлгәнме, әллә йоклаган гынамы” юллары искә төште дә “Уянабыз бит!” диясе килеп китте. Күптән вакыт бит, югыйсә… Дискәтүктә җыйган оптимистик рух, энергетика, милли горурлык озакка сакланыр, ә аларны “Шәрык” клубында үстереп торырбыз. Ул бит атнаның 7 көнендә дә эшли!

2070
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.