ИНТЕРНЕТТА - РАДИОЛАР

ИНТЕРНЕТТА — РАДИОЛАР
Baltasi.ru интернет-порталы “Яшьләр” радиосы белән берлектә “Шәрык” клубында “Яңа гасыр” радиосы ди-джейлары белән очрашу уздырды. Балтач сайтыннан – аның “атасы”, интернетта шактый танылган шәхес – Ранил Шәрифҗанов, “Яңа гасырдан” – пиар-менеджер Алсу Исмәгыйлова, алып баручылар Гөлназ Фәйзрахманова һәм Айгөл Хәйруллина, “Яшьләр радиосыннан” Илнар Нургалиев (DJ Бармак) килгәннәр иде. Очрашуда “Татарстан”, “Азатлык” һәм “Кукмара таңнары” радиоларыннан да вәкилләр, “Сәйяр -Инсаф”, “Иттифак” төркемнәре һәм яшь башкаручылар да катнашты.

ИзображениеBaltasi.ru интернет-порталы “Яшьләр” радиосы белән берлектә “Шәрык” клубында “Яңа гасыр” радиосы ди-джейлары белән очрашу уздырды. Балтач сайтыннан – аның “атасы”, интернетта шактый танылган шәхес – Ранил Шәрифҗанов, “Яңа гасырдан” – пиар-менеджер Алсу Исмәгыйлова, алып баручылар Гөлназ Фәйзрахманова һәм Айгөл Хәйруллина, “Яшьләр радиосыннан” Илнар Нургалиев (DJ Бармак) килгәннәр иде. Очрашуда “Татарстан”, “Азатлык” һәм “Кукмара таңнары” радиоларыннан да вәкилләр, “Сәйяр -Инсаф”, “Иттифак” төркемнәре һәм яшь башкаручылар да катнашты.

Әңгәмә, беренче чиратта, интернетта татар радиосы мохитен булдыру турында барды. Челтәр аша хәзерге көндә “Яшләр радиосын”, “Курайны” һәм “Татар радиосын” тыңлап була. Ә менә “Яңа гасыр” әлегә тыңлаучыларына бу мөмкинлекне тәкъдим итми. Радионың пиар-менеджеры Алсу Исмәгыйлова: “Бу турыда уйлар бар инде, интернет аша эфир булдыруның матди яктан файдасы да күзгә ташланып тора.  Озакламый бәлки без дә бу юнәлештә эшли башларбыз”, -  дип белдерде.
 

“Иттифак”ның солисты Ильяс Гаффаров та интернет өчен тапшырулар әзерләп ята икән. Озакламый аларны “Үзәк пати” подкастында тыңлап булачак. 

Бу уңайдан интернетта шактый эшләп килүче “Яшьләр радиосы” үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште. Алар фикеренчә, интернетта нәтиҗәле эшләү өчен радио сервисына күпсандагы сайтлар аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә каралырга тиеш. Болай эшләү аз чыгымнар белән яңа тыңлаучылар җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

Безне, мәсәлән, Bulmas.ru, Baltasi.ru, TatarCity.ru, Shariq.ru сайтлары аша тыңлау мөмкинлеге бар, — дип асcызыклады Илнар Нургалиев.

Белгәнебезчә, 22нче апрельдә “Яна гаcырны” тыңласаң үзенне ишетерсең” конкурсы кабат старт алды. Радио берьюлы ике куянны тотырга исәпли: музыкаль составын да яңарта һәм яшь йолдызларга да танылу мөмкинлеген тудыра. Ике ел элек үткән бәйге конкурсантлары Фидаил Зарипов, Гөлназ Хәлимова, Миләүшә Сафинаналарның эстрадада үз урыннарын табуы шуңа ачык мисал булып тора.

Ә “Азатлык” радиосы “Жди меня”ның татарча аналогы – “Көт син мине” тапшыруын булдырган. Нәтиҗәдә тыңлаучылар күптән аралашмаган якыннарын, туганнарын, дусларын таба. Бер үк вакытта яхшы пиар адым да, чөнки тапшыруда катнашучылар үзләре үк реклама ясый.

Тыңлаучылар санын арттыру ысулы буларак Балтаси.ру порталы май аеннан башлап дискотекалар оештырырга планлаштыра икән. Ә “Яңа гасырның” “Яна хәрәкәтенә” күптән ияләндек. Тик 7 май — радио көне уңаеннан уздырылучы фестиваль бөтенләй башка форматта узачак, монда бер үк вакытта популяр юнәлеш башкаручылары да, альтернатива да катнашачак.

Ранил Шәрифҗанов: “Кәрәзле телефоннардагы интернет-сервисларның артуы белән бәйле рәвештә 4-5 елдан интернет-радио тыңлаучылар саны буенча гадине куып җитәчәк, — дип белдерде. Димәк, татар радиоларының да интеретта тулы куәткә эшли башлар чагы җитте.

Ришат ГАЗИЗ
Матбугат.ру
3526
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.