Шәрыкта сиңа рәхәтме?

ИзображениеШәрыкта сиңа рәхәтме? Андагы чисталык сиңа ошыймы?

 

Ә сез уйлаганыгыз бармы анда кемнәр чисталык урнаштырганын? Әбиләр җыештырмый аны хәзер, былтырдан бирле.

 

Яз, күпме чүп чыкты. Безнең яратып йөргән шәрык тирәсендә дә яз, анда да чүп. Кыш буе ташланган вак төяк чүпләр калкып чыккан. Без утыра торган бүлмә дә дә тузанланган. Яз җитте бит, шундый рәхәт. Барыбызның да субботник бәйрәмнәре сагындырды. Яз көне беренче тапкыр саф хавага дуслар, семья, коллектив белән чыгу. Язның саф хавасы шундый рәхәт, урманнарга, болыннарга йөгереп чыгасы килә.

 

Ләкин без яшәгән җирдә чуплек булуы ягъни пычырак булуы гына шул хисләрне тормозлый. Ә нигә үзебезнең көн дә яратып йөргән шәрыкта субботник ясамаска? Күпме дуслар табабыз шунда, күпме күңел ачабыз. күңелгә күпме файда китерә. Шәрык клубын яратучыларны, шәрык клубына тугры булганнарны якшәмбе 12:00 гә чакырып калабыз.

 

план буенча:

 

-кызларга бүлмәне җыештыру, тузан, савыт-саба һәм башкалар.

 

— егетләргә ишек алдын чистарту һәм кызларга ярдәм итү.




Шәп булды субботник. Гөлназ, Тимер, Рамай, Тимер көче, Гамил Нур, НиләГалим, Тукай, НиальТатар, Ләйсән, Ильдар, Рания, Айгөл. Аларга аерым рәхмәтебезне белдерәсе килә.

2242
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.