MC KhayR "битлегендәге" Рөстәм Хәйруллин

Изображение

“Пәрәвез” кунагы — “В контакте” челтәрен татарчага тәрҗемә итүче, татар сайтларын бер каталогка җыючы, информатика буенча төбәкара олимпиада җиңүчесе, интернетта MC KhayR нигы белән таныш Рөстәм Хәйруллин.

Татар сайтларын бер ресурска туплау уе татар интернетчылары арасында инде күптән йөри. Бу эшне башкарып караучылар да бар. Гадәттә, теге яки бу сайтның бер бүлеге кысаларында. Ә татар сайтларын туплаган аерым сайт турында хыялланырга гына кала. Шулай да, мондый эшкә тотынып караучылар бар. Мәсәлән, Рөстәм Хәйруллин. Аның tatnet.hmarka.net сайты, адресы бераз сәер булса да, 300дән артык татар сайтын үз эченә ала. Балтач районы Борбаш авылы егете информатика буенча төбәкара олимпиадада җиңеп, Казан федераль университетына укырга кергән.

Рөстәм, татар сайтлары каталогын ясарга сине нәрсә этәрде?

Мин күп кенә рус телле каталогларын өйрәндем, таныштым. Аңарчы кесә телефоннары программалары тәкъдим иткән сайтлар ясап караган идем. Шуны теркәгән вакытта бөтен татар сайтларын бер җиргә җыйсаң яхшы булыр иде дигән фикергә килдем. Бу эштән миңа бернинди матди керем юк. Бу минем өчен хобби гына.

Татар сайтлары саналган ресурсларның күбесе бит рус телендә. Каталогта алары да бармы?

Әйе, икесе дә урын алган. Бары тик татарча булган сайтлар һәм башка телдәге сайтлар аерым бүлектә.

Минемчә, “каталог” сүзе ниндидер системага салуны, классификацияләүне күздә тотадыр.

Бездә әлегә төп бүлекләр генә куелган. Алга таба башка бүлекләрне ясау уе да бар. Әлегә 380нән артык сайт адресы теркәлгән.

Татар интернеты өчен бу шактый зур сан. Синең бу хезмәтең бушлай доменда урнашкан. Ни өчен икенче дәрәҗәле мөстәкыйль доменга чыгармыйсың? Елына 2-3 мең сумың жәлме?

Бу берникадәр тест режимындагы сайт. Каталогы зур булса да, халык арасына ул әле чыкмады. Шуңа күрә әлегә бушлай хостингта. Алга таба түләүлегә күчәрмен дип уйлыйм.

Син “В контакте” сайтын татарчага тәрҗемә итүче кешеләрнең берсе, дип беләм. Дөресме бу?

“Контакт”та татар телендә” дигән төркем оештырганнар иде. “Контакт”ны татарчалаштыру шуннан китте. Сайтның идарәчеләренә хат яздым һәм алар мине тәрҗемәче итеп куйдылар. “В контакте”да бик күп телләр бар, әмма алар тәрҗемә итеп бетелмәгән. Татар өлеше әлегә 82 процентка гына тәрҗемә ителгән. 100 процент булмыйча, аны тулы телләр исемлегенә куймаячаклар.

82% күпме, әзме? Башка телләрнең хәлләре ничегрәк?

Бу шактый кечкенә сан дип саныйм. Эше бик күп әле. Башка телләрнекен белмим.

Бу татарчалаштыру эшенә Мәскәүдәге сайт җитәкчеләре ничек карады?

Алар vkontakte.ru урынына vk.com дигән адрес буенча сайтның халыкара версиясен ясаганнар иде. Аларның максаты – “Контакт”ны бик күп телләргә тәрҗемә итү. Ул телләр арасында татар теле дә бар. Һәм без андагы идарәчеләр белән “VK international” дигән төркем аша элемтәгә керә алабыз.

Рөстәм, син Казан Дәүләт университеты (ул вакытта әле шулай атала иде) үткәргән төбәкара олимпиада җиңүчесе. Авыл мәктәбе укучысына мондый уңышларга ирешү авырдыр, чөнки район җирендә компьютерлашу бик алга китмәгән. Әллә мин ялгышаммы?

Барысы да укытучыдан тора. Информатиканы безгә яхшы укыттылар.

Татар интернетының хәле, минемчә, татар телле программистларның санына бәйле. Син Казан Федераль университетының ВМК факультетында укыйсың. Курсташларың арасында татарча сөйләшүче, татарча фикерләүче кешеләр бармы?

Кызганычка каршы, юк диярлек. Мин белгәне – бер-ике кеше.

5739
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.