Уяну

Изображение

     Шәрыкъ клубы атнаның һәр көнендә эшли, шуларның планы, остаханәләр темасы белән танышырга теләсәң – зал тирәли өстәлләр урнашкан! Матбугатта дөнья күргән “Шәрыкъ”лы язмалар, кунакка чакыручы брошюралар, калфак-түбәтәйле егет-кызлар, барысы да татарча сөйләшә, елмая, таныша… ух, миңа ошый! Һәм бу әле башы гына! Җитмәсә, әнә, “Шәрыкъ”ка беренче килүче яңа танышым Ландыш та: — Милли киемнәр күтәреп баруыбызны күреп, “Яңарышка” барасызмы әллә дип, машинага утыртып килделәр,-дип, мондагы дустанә мөгамәләгә шаккатып сөйли. Милли музей ишекләреннән керәбез. Башымны уңга-сулга борам: янәшәдә шундый күп яшьләр! Тарихи кыйммәтләребез белән чын-чынлап кызыксыналар! Әкренләп концерт булачак залга атладык. Бер дулкын белән килеп кердек: ә урыннар шыгрым тулы! Басып карарга да риза, башлансын гына! Исмаил, Илсөя Бәдретдинова, Зиннур, Алия Сабирова, “Хат”, “Иттифак”, “Алканат” төркемнәре, Шәрыкънең әтисе Сәүбән абый җырларын тыңлаганда йөрәк дөп-дөп тибә, күңел канатлана, энергия ташый иде. Менә нинди ул татар альтернативасы! Алып баручылар Илфар Кәримов белән Гөлнара Мөхәммәтшина да саф татарча сөйләшә, килгән кунакларның сүзләренә бал да май, Шәрыкъны югары бәяләп, изге теләкләрен теләде, бүләкләр бирде алар. Концерттан соң фойега чыктык. Ә монда – чын татар гаиләсендәге атмосфера. Буфеттан кайнар чәй, өчпөчмак алып чын бәйрәм ясарга була!              
       Спиртлы эчемлекләр, начар гадәтләр, ачык киемнәр – барысы да ишек артында калды бит! Дискотека дигәннәре дә Яңарыш иде. Татар халкының милли уеннары белән үрелеп барган саф татар җырларына рәхәтләнеп биедек! Монда җыйган энергия тагын бер атнага җитәрлек булды бугай! Чыккач, Яңарышның төп инициаторы Азат Нурмөхәммәтов янына киләм. Ә ул балкый! — Башка татар кичәләреннән аермалы яклары безнең планга кертелгән иде һәм алар үтәлде, Аллага шөкер! 700гә якын кеше килде бит! Гореф-гадәтләребез белән бәйләп уздырган татарча дискотека һәм башка чараларның да саф татар телендә баруы бер максат итеп алган идек! “Яңарыш” татар яшьләрен берәштерү, аларда милләт язмышы, тарихыбызга, хәзерге хәлебезгә кызыксыну уятуда зур этәргеч булды. Хәзерге татар яшьләре җыелды, бер-берсе белән дуслашып, күп икәннәрен күреп үз көчләрен тойдылар, Шәрыкъ клубын белделәр бит, -ди ул. Оештырып йөрүче Ринат Галиәскәров белән Наил Галим дә узган кичәдән канәгать: — Чара тулаем үзенчәлекле булды! Дикотекада чит телдән кергән ремикслар да юк иде. Тел үсешенә дә яхшы йогынты булды. Бу кичәдән соң яшьләр күбрәк аралашачаклар, татар телендә сөйләшергә оялмаячаклар. Чөнки монда күп кеше килде, ә бу – үзе бер җиңү! Бәйрәм урам буйлап гармун уйнатып җырлау, өйләргә озатышу белән дәвам итте. Һәркемнең күңелендә икенче йөрәге туып килә иде шикелле: милләт, тел һәм халкыбыз уты, горурлыгы белән янучы йөрәк.… Иртә белән торуыма телефонга әллә ничә смс килгән. “Чакыруыңа рәхмәт! Миңа бик-бик ошады, тагын булсын иде!”-дигән дусларым. Елмайдым да кичә җыйган энергетиканы уятып сикереп тордым. Бүген инде мин кондуктор ападан билетны татарча сорарга да, русча сорау бирүчеләргә үз телемдә җавап кайтарырга да оялмаячакмын. Чөнки горурланырлыгыбыз бар!

 

Концертта уйнатылган презентация

4232
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.