Раязның хезмәт кенәгәсе кайда?

Изображение

“Шәрык” клубында “Ифтар-марафон” кысаларында
Раяз Фасыйхов белән очрашу узды

Рамазан аенда “Шәрык” клубы һәр ел кызыклы һәм саваплы акция оештыра. Ул “Ифтар-марафон” дип атала. Әлеге чара кысаларында көн саен ифтар кичәләре үтә. Һәр көн билгеле бер оешмага, матбугат чарасына, web-проектка яки танылган шәхескә йөкләнгән. Күптән түгел генә татар кызлары-егетләре Раяз Фасыйхов белән очрашты.  Татар шоу-бизнесы, җыр сәнгате турында фикер алышу дин, гаилә темалары белән үрелеп барды. “Шәрык” яшьләре Балтач егете белән нәрсә турында сөйләште икән соң?

– Гаилә хәлең турында сөйлә әле.
– Мин инде өйләнгән, кызым бар. 3 октябрьдә, Алла боерса, 1 яшь тула.
– Балдак киясеңме?
– Мин – юк. Туй балдагы алтыннан минем. Алтын балдак кигән мужик хатын-кыз рәвешен ала башлый. Бу минем өчен принципиаль әйбер түгел. Балдак аркасында бармаксыз кала яздым. Әмма берәр җиргә хатыным белән барсак, аның теләге белән генә кия алам. Никахлы булгач, балдак киюне мөһим дип санамыйм.
– Ураза тотасыңмы?
– Кызганыч, әлегә юк. Әмма хәрәмнән баш тарттым. Башкаларга да киңәш итәм, хәләл ризык ашарга кирәк.
– Яңа клип төшерергә уйламыйсыңмы?
– Планда бар, әмма әле андый җыр юк дип уйлыйм. Беренче максатым альбом чыгару иде. Аллага шөкер, аныәзерләп бетердек. Ул «Ярат әле» дип атала һәм сатуда инде бар. Андагы җырларның берсенә клип та төшерелгән. Инде икенче альбомга җырлар туплый башладык. Анда да берәр җырны сайлап, аңа клип эшләрбез дип уйлыйм.
– Тагын берәр кайда эшлисеңме?
– Сәнгать белән үрелдереп барабыз башкасын да. Җыр инде – ул минем рухи азык. Ләкин параллель рәвештә эшчәнлек алып барырга да кирәк. Җырлап йөреп кенә бер артист та баемагандыр.
– Хезмәт кенәгәгез кайда ята?
– Барсеткада. (көләләр)
– Эстрададан төшеп калмас өчен нинди булырга кирәк?
– Мин аның турында уйламыйм да. Мин иҗат итәм, ә җырларымны тыңлыйлар. Әгәр дә тамашачы булса, җырчы да сәхнәдән төшми. Шунысы бар, сәнгать үзенә акча салуны таләп итә. Синең сәләтеңне күреп, аны үстерүгә ярдәм итүче дә булуы мөһим.
– Җырчыларның кайсысын яратып тыңлыйсың? 
– Бу сорауны күп бирәләр миңа. Башка кешегә охшамаган, оригиналь булса, бөтен җырчыны тыңлыйм. Илсөя Бәдертдиновадан алып, Илһам ага Шакировка кадәр. Татар эстрадасына карашым бик позитив. Кәефемә карап тыңлыйм җырларны.
– Башка җырчылар белән мөнәсәбәтең ничек?
– Гастрольләрдә без бер гаилә булып яшибез. Җырын тыңлау – бер, ә үзен белү – икенче. Дусларның уңышлы җырларын тыңласаң, шатланасың. Кайчак тәнкыйть сүзе дә әйтәсең.
– Кем белән дуэт җырлар идең?
– Минем андый дуэт булды. Венера Ганиева белән башкарырга теләгән идем, Аллага шөкер, узган ел «Татар җыры» кысаларында узган «җанлы» концертта тормышка ашты.
– “Эзләмә син” клибында сакал белән чыктың, махсус үстердеңме?
– Чын түгел, ясалган сакал ул. Клип бит инде – ул кино. Кинода образлар була, кемнеңдер тормышы белән яшисең. Ә мин бер геройны уйнадым. Шул гына.
– Син бит әле кинода да төштең? Авыр булдымы?
— Авыр. Актерларны ныграк ихтирам итә башладым. Әллә нинди авыр рольләрне уйныйлар. Гитлер дип, ышанып карап утырабыз бит. Әле ул уйнаган образлар бер-берсенә охшамаган була. Бик авыр эш ул, иптәшләр.
– Раяз исеме нәрсәне аңлата?
– Белмим.
– Чит илгә гаиләң белән яшәргә китәр идеңме?
– Юк. Ялга киткәч тә, 3-4 көннән соң, туган як турында җырлар искә төшә башлый.
– Мәктәптә нинди билгеләргә укыдың? Яраткан фәнең?
– Дүртле-бишле. Геометрияне ярата идем. Педколледжда – химияне.
– Ни өчен геометрия?
– Исбатларга яратканга. Адвокат буласы калган аны (көлә).

Айгөл ШӘВӘЛИЕВА

«Кәеф ничек»

4387
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.