16 сентябрьдә intertat.ru кызлары авыз ачтыра

Изображение

Рамазан аенда Казанның «Шәрык» клубында каләм тибрәтүчеләр тарафыннан ифтар кичәләрен оештыру матур традициягә әверелде. Менә быел да Рамазан аеның ахырындарак — 16 сентябрьдә Татарстан Республикасының «Intertat.ru» электрон газетасы кызлары «Шәрык» клубында ифтар кичәсе уздырачак. Бу шулай ук иң акыллы, иң уңган татар кызлары белән күрешеп, чәй өстәле артында аралашып, фикер алышырга яхшы мөмкинлек була дигән сүз.

Әлфия Миңнуллина җитәкчелегендә эшләүче редакциядә кеше күп түгел, бармак белән генә санарлык: Эльвира Шакирова, Мөршидә Кыямова, Венера Фәсхетдинова, Гөлназ Гыйлфанова, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллина, Миләүшә Закирова, Лилия Гаделшина, Гүзәл Насыйбуллина, Вәсилә Шәмсевәлиева, тәрҗемәче – Алия Дәүләтшина, исәп-хисап эшләре белән шөгыльләнүче – Бриллиант Хаҗиева.

«Intertat.ru» электрон газеты Татарстан тормышы, татар халкы, аның язмышы, тарихы, теле, мәдәнияте турында яза, мөһим темалар тәкъдим итә. Газетада Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган иң кызыклы вакыйгалар турында тулы мәгълүмат, халкыбызны борчый торган проблемалар хакында танылган милләттәшләребезнең уйланулары, актуаль әңгәмәләргә урын бирелә.

 

Изображение           Изображение

5345
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.