«Intertat.ru» ифтарында кунакта...

Изге Рамазан аенда Казанның «Шәрык» клубында ифтар кичәләрен уздыру матур традициягә әверелде. Әлеге тарихи бинада бер ай дәвамында көн саен татар газеталары тарафыннан ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Бу күркәм гадәттән «Intertat.ru» редакциясе дә читтә калмады. 16 сентябрьдә редакция кызлары эштән соң тәм-томнар төяп, «Шәрык»ка авыз ачтырырга юл тотты.

 

 

Изображение

 


Мәҗлесне «Intertat.ru» редакциясе «Илһам» иҗат берләшмәсе белән бергә үткәрде. Ифтар кичәсе табынында заказ буенча пешерелгән күрәгә һәм лимон пироглары, өчпочмаклар, Венера Фәсхетдинова өлгерткән тавык шулпасы, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллинаның әче һәм төче камырга изеп, 3 сәгать буе пешергән тәмле коймаклары, Мөршидә Кыямованың «фирменный» бәрәңгесе, җиләк-җимешләр һәм башка тәм-томнар урын алды. Бердәнбер егетебез Радик Сабиров Казандагы иң зур карбызны алып килде.

 

 

Изображение

 


Кичәне «Шәрык» активисты, яшь шагыйрь Рифат Сәлах алып барды. «Шәрык»кә чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында ТР Халык язучысы Туфан Миңнуллин, Россия һәм ТР халык артисты Нәҗибә Ихсанова, «Татарлар» тапшыруы алып баручысы һәм авторы Флера Абдуллина, «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Хәерле иртә!» тапшыруы алып баручысы Илдар Кыямов, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бар иде. «Intertat.ru»ның якын дусты Амил Нурны да әйтми мөмкин түгел, чөнки кич буе аның хуш исле чәйләрен эчеп туя алмадык. «Шәрык» клубы активистларын исәпкә алып, ифтар кичәсендә барлыгы 50ләп кеше булды. Намазны исә «Шәрык»ның яшь мулласы Илнур хәзрәт укыды.

 

 

Изображение

 

 


Авыз ачуга кадәр яшьләр Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанова белән аралашты. Туфан абый яшьләрнең мондый кичәләрне оештыруларын югары бәяләде һәм тагын да активрак булырга өндәде. Флера Абдуллина исә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышы турында тапшыру алып баручы буларак, Казанда яшәүче яшьләрне чит төбәкләрдәге татар яшьләре белән элемтә урнаштырырга һәм Интернет челтәрендә аралашырга чакырды. Татар яшьләренең танышу, аралашу мәйданы итеп Флера ханым «Intretat.ru» газетасын тәкъдим итте.

 

 

Изображение

 


Яшьләр «Intertat.ru» редакциясе җитәкчесе Әлфия Миңнуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырырга ашыкты. Беренчедән, алар интернет-газетада эшләүнең авыр яклары турында сорады. «Эшебезне яратып башкаргач, аның авырлыгын сизмибез», — җавап кайтарды Әлфия Туфановна. Ә инде «бер ел эчендә газета нинди яңалыклар кичерде?» дигән сорауга редакция җитәкчесе: «Газетада «Туташ көндәлеге», «Intertat — Авто», «Дин вә мәгыйшәт», «Татар яшьләре форумы» рубрикалары барлыкка килде», — дип җавап бирде.

 

 

Изображение

 


Ифтар кичәсе бик күңелле узды. Иң мөһиме — биредән һәркем канәгать һәм күтәренке рух белән кайтып китте. Мондый изге чараларны оештыру «Шәрык» клубы яшьләренә яхшылыгы белән әйләнеп кайтсын. Ифтар-марафон киләсе елларда да дәвам итсен дип өметләнеп калабыз.

 

Эльвира Шакирова

4387
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.