Бер гаҗәеп хәл

Без Казанда институтта укыган чорда тулай торакта яшәгән идек. Күрше группадагы малайга ата-аналары ашарга ит китергән булганнар. Алар икенче бүлмәдә торалар иде. Бу егетләр шул итне тәрәзәнең тышкы ягына элгәннәр. Ул вакытта кыш көннәре бик салкын иде. Тәрәзәнең өлешен ачучы да булмаган, ите дә онытылып киткән. Язга таба, җылыта башлагач, тәрәзәне ачуга киткәч, алар ит турында искә дә төшергәннәр. Башта болар аны чыгарып чүпкә атарга булганнар дә, әмма берсе каршы килеп азыкны пешерергә карар кылган. Аннан соң булган хәлләрне мин дә хәтерлим инде. Аш пешерү булмәсеннән ниндидер тәмле ит исе килә башлады. Без, студентлар, һәрвакытта, берәрсе ашарга әзерләсә, теләсә ниндә сәбәп табып, берәр калҗа эләкмәсме дип өметләнеп, шуларга якынрак ышыгырга тырыша идек. Тәүге тәмле исе бара торгач сасыга әйләнә башлады. Бер-ике сәгать пешерүдән соң безнең бар кат монда кәстрүлдә ит пешерелә икәнен белеп бетергән инде. Ләкин аны кабып карарга да теләүчеләр табылмады. Теге малай итне тәмамлап булмәсенә кайткан иде дә – аны кире килә алмаслык бик ерак җиргә җибәргәннәр. Аптырагач, чыгарып ата торган чүп урынына киткән бу. Баскычлардан төшеп барганда аңа бүтән группадагы таныш егетләр каршы очраган. Алар институтта тоткарланып соң кайтып киләләр икән. Хәтерлим, вакыт төнгә таба якынлаша иде. “Менә ашап бетермәдек, чыгарып түгәм”, – дигән бу. Тегеләр, шатланып аннан алып киткәннәр. Теге бүлмәсенә кәстрүлсез кайткач күршеләре аны бик хәтәр үгетләгәннәр дә сүккәннәр. Ул дучарланып ашыгып артыннан киткән. Килеп җитсә, ашалып та беткән, кәстрүлне дә юып куйганнар бит әй. Шул кадәрле күп рәхмәт укып кире җибәргәннәр аны. Хәзер инде бүлмәдәгеләр барысы да зур шомга төшкәннәр бит. Ни эшләргә микән? Әллә аларны кисәтеп куярга микән? Шул мәлдә алар косып бөтен ашаган “байлыкны” кире чыгарырга тиеш була шул. Әллә эндәшмәскә? Бу чорда бик куркыныч булуы да ихтимал. Үлсәләр ни эшлибез? Без гаепле булабыз бит инде! Уйлаганнар уйлаганнар да шундый әмәлгә ирешкәннәр бу бичаралар. Булса булсын! Катнашмыйбыз.
Икенче көнне иртән карыйбыз: теге “тәҗрибәне үткән” егетләр алны-артны белмичә бер нәрсә булмаган сыман укуга чыгып киттеләр...
Көннәр үтте..., атналар...
Барысы да исән-сау, һәрбере дә сау-сәламәт калды.

Ә теге безнең азаматыбыз – Михаил Репнев булды.
Ул хәзер дә бу хактагы вакыйгалар турында, кай вакытларда, очрашкан арада, сөйләгән була. Без, бу хәлнең шаһитлары, һаман әле Киевтә торабыз.

Әнвәр

4014
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.