Дуңгыз гриппы: ничек сакланырга?

   Авыруның төп симптомнары
    Баш авырту, тән авырту, температура күтәрелү, ютәл, тамак кыру, ангина, ринит, косу, эч китү, сулыш кысылу.

    Вирусның таралу юллары
    Бу вирусның кешедән-кешегә күчә торган яңа төре, ютәл, төчкерү юллары белән йога. Вирусның вак кисәкчәләре өстәл өстендә, телефон, кеше кулы тигән башка урыннарда калып, бармаклар аша авыз, борын, күзгә керә ала.
    Дуңгыз итен ашаудан зарарлану очраклары әлегә теркәлмәгән. H1N1 вирусы 70ºС температурада үлә дип санала. Шулай да, белгечләр дуңгыз итен ашамаска киңәш итә.

    Кисәтү чарлары
    Әлегә бу яңа вируска каршы вакцина юк, ул ноябрь айларына булыр дип көтелә.

    Дәвалану чаралары
    Белгечләр үз белдегеңә дәваланмаска, табипка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Кайбер очракларда гадәти вирусларга каршы кулланыла торган дарулар ярдәм итә. Алар ике төрле була: 1) адамантлар һәм 2) ингибиторлар.

    Саклану чаралары
    Гигиена. Чисталыкны сакларга. Кулларны агып торган суда сабынлап юарга.
    Ачык һавада күбрәк булырга, хәрәкәт итәргә. Күп сыеклык эчәргә, чи ашлар ашамаска.
    Ютәлләгәндә, төчкергәндә авызны капларга. Шикле урыннарга кагылмаска.
    Кеше күп тупланган урыннардан читтәрәк булырга, инфекция киң таралган очракта өйдән чыкмаска.


    Балтаси.ру

3334
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.