Шәхси саклау җайланмасы (NAS)

Шәхси саклау җайланмасы (NAS)
NAS — язма исеменнән күренгәнчә, саклау җайланмасы. Нәрсә саклап була соң? Һәм гомуми нинди мөмкинлекләр кулланып була?
Хәзерге көндә, хәрбер ойдә, хәрбер кешедә, эттә-песидә диярлек смартфон бар. Бүгенге смартфоннарнын фото-видео мөмкинлекләре бик яхшы, тошерелгән материалларнын сыйфаты яхшы, күләме зур. Бөтен булган фото-видео материалларны смартфонда гына саклап булмый, икенче яктан — кайчан да булса смартфонда урын да калмаска мөмкин. Бу чакта безгә ярдәмгә Google, яндекс, drupbox һәм башка сервислар ярдәмгә килә. Ләкин, алар, син теләгәнчә булсын өчен акча сорыйлар. Бушка өлеше- фото-видеоматериалларнын сыйфатын начарлата, яки бүлеп бирелгән урын әз була. Ул сервисларнын ышанычлыгы турында бер ни эйтэ алмыйм, ләкин смартфонда сакланучы материаллар югалу момкинлеге бар (смартфон ватылу, югалту-урлау, ялгыш бетереп ату куркынычы яный). Икенче яктан, хәзерге тенденция буенча һәр өч ел смартфоннар яңага алыша, ул вакытта иске смартфондагы матералларны яңасына күчерү мәшәкате туа, кемдер флешка күчереп котыла (флешкада саклау тагын да ышанычсызырак), материал күләме әз булса, яңа смартфоннын күләме зурырак булса — бәлки проблемалар булмас. Шушының белән без әкерен генә болытлы саклау (облачное хранилище) сервисына тап булабыз. Икенче итеп әйткәндә, без, материалларны башка җирдә сакларга тиеш. Кемдер вакыт-аралаш өйдәге санакка күчерә, яки башка саклау җайланмасына күчереп куя. Бу үзенә күрә бер мәшәкат, ышанычлы да түгел. Кисәк смартфонның күләме бетсә, тиз арада бушатырга туры килгән чаклар да була, кайбер кирәк тугел сыман материалларны бетереп атабыз. Әлбәттә, бу язмамда мин, ничек булса да болытлы саклау җайланмалары турында аңлатып китәм, һәм төп нәтиҗә итеп узеңнең шәхси болытлы саклау җайланмасы булдыру куела. Кыска итеп әйткәндә өйдәге NAS-сервер турында була.
NAS — атнанын 7 конендә 24 сәгат эшләүче санак (компютер). Бигрәк тә иске санактан ясалган, яки яңа компонентлардан булдырылган була.
Яхшы яклары:
Шәхси серверың, ышанычлы, өченче бит катнашмый.
Бик күп мөмкинлекләр: болытлы саклау-барлык төр форматта, хәр вакыт уз файлларың кул астында. Гайлә архивын уңай куллану, җайлы кино карау, музыка библиотекасы , торент йөкләү, web-сервер һ.б сервислар. (Әлеге сәхифә, нәкъ шундый, ойдә-балконда эшләүче шәхси серверда эшли).
Саклау күләме тыелмаган, бары үзеңнен саклау җайланмасы күләменә бәйле.
Тискәре яклары:
Үзеңә карап торырга кирәк, көйләү-урнаштыру мәшәкатләре.
Күпчелек очракта фатирда урнаштырыла, тавышы көчле, ут чутлый. Башка вариантта тискәре ягы булмаска тиеш (балконда тора, электроэнергия очсыз)
Минем шәхси сервер шулай көйләнгән ки, телефонга тошерелгән фото-видео материаллар автомат рәвештә серверга копиясы йокләнеп бара. Минем семьяның башка әгъзәләренең телефонындагы материаллар да шулай йөкләнә. Ничек көйләүгә карап, шәхси альбомнар яки гомуми альбомнар булдырырга була. Телефонның күләме бетсә, мин материалларны бетереп ата алам, югалтудан куркасы юк, чөнки серверда алар сакланып бара. Смартфонда бетереп аткан, яки күптәнге фотоларга теләсә кайда теләсә нинди җайланмадан карап була, бары логин пароль кертеп, хәр вакыт кул астында.
Сервер ул -бер санак(процессор), хәм саклау җайланмасы (HDD, SSD, яки жесткий диск дип атыйбыз). Файлларны саклау тагын да ышанычлы булсын очен, ике HDD янәшә эшләу көйләнә (зеркало, бекап, RAID). Ягни, бер файл ике дискта да саклана. Дискка файл яздырганда, ул автомат рәвештә икенче дискка да яздырыла. Әгәр дә, бер диск эштән чыкса, икенче дискта файллар исән кала. Эштән чыккан дискны яңага алыштырып куясың, RAID системасы булганда икенче дисктан файллар яңа дискка автомат күчә. Ике диск бер юлы эштән чыгу бик сирәк күренеш, купчелек очракта ике дисклы RAID шәхси сферада җитә. Ләкин, тагын да ышанычлырак саклау өчен, 3 дисклы система кулланырга була, хәм башкалар. (RAID дип википедия укыгыз).
Операцион системаның иң җиңелен сайлыйбыз — xigmanas. Серверны урнаштырабыз кая да булса читкэрэк, балкон, кухня, ванна, кладовка х.б. Искәреп китәм, серверга бары ике чыбык тоташтырыла, 220V тукланыр очен, хәм челтәр тоташтырыла (ойдэге интернет, роутерга тоташтырыла). Монитор бары операцион система урнаштырнанда гына кирәк була, яңадан монитор тоташтырылмый. Барлык көйләүләр челтәр аша көйләнә, броузер аркылы.
Серверның аппарат өлешен, операцион система урнаштыруны аерым язма итеп чыгарам.
18:09
55
Нет комментариев. Ваш будет первым!
Используя этот сайт, вы соглашаетесь с тем, что мы используем файлы cookie.